ӘЛЛӘ’ НИЧЕК а. 1. Нинди дә булса эш-хәлнең, халәтнең, күренешнең ничек икәнен аңлатып булмауны белдерә торган билгесезлек алмашлыгы; ничектер. Мин алданудан комачтай кызарсам да, Сафуан абый, буасы ерылган инеш кебек, шаулап-шаркылдап көлә башлагач, әллә ничек, җиңел булып китте. М.Галиев. Әллә ничек шунда, күңел тыныч түгел. Г.Каюмов 2. рәв. мәгъ. 1) Сәеррәк, гаҗәбрәк, аңлап һәм аңлатып булмаслык итеп; әллә ни рәвештә. Чәпелдекне төшермәс өчен, аягын әллә ничекләр кәкрәйтеп шуыштыра-шуыштыра, ул Гарифҗан ята торган палатага керде. Ф.Садриев. Безнең беренче очрашуыбыз да әллә ничек килеп чыкты бит. З.Хәким 2) Ни өчендер, ни сәбәпледер, сәбәбе билгесез хәлдә. Алардан ерак йөрергә кирәклеген дә беләм бит югыйсә, әллә ничек зиһенем чуалды, аякларым җиргә беректе, тукталдым да калдым шуның янында, ди. М.Маликова. Кызларга ул [Әхмәдулла абый] әллә ничек оялып карый. Ф.Яруллин |