ӘЛЛӘ’ НИЧӘ (НИЧӘМӘ) а. к. әллә никадәрле. Кайтасы юл хәзер, танышлыгы, озынлыгы белән, хатыннар өчен әллә ничә тапкыр авыррак күренә. З.Зәйнуллин. Малайның моны әллә ничә тапкыр сокланып күзәткәне бар. Р.Низамиев. Ул, кайтмаган малын эзләгәндәй, басу буйларын, тау итәкләрен әллә ничә урады. З.Дәүләтов. Җырлыйм! Булдырам мин җырларга. Көтү көткәндә, бер җәйдә дә әллә ничәмә җыр уйлап чыгардым мин. М.Хуҗин |