ӘЛЛӘ’ НИТКӘН а. к. әллә нинди. Мин бит әллә ниткән күтәренке-романтик хыяллар, куәтле җырлар патшалыгыннан кайтып киләм. М.Мәһдиев. Керфекләрен йомды исә, күз алдына әллә ниткән сурәтләр килә. Н.Хәсәнов. Узган елны --- бюро членнарының --- Галинур Айтугановка ташланулары, әллә ниткән җәзалар белән куркытулары исенә төшкәч, Тимергалиев үзен, ничектер, уңайсыз сизә башлады. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә