ӘЛЛӘ’ НИНДИ а. 1. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса сыйфатын, үзенчәлекле якларын аңлатып булмауны белдерә торган билгесезлек алмашлыгы; ниндидер. Аларның бу тилелегендә әллә нинди тирән мәгънә бардыр кебек. Ә.Баян. [Сабый] Кесәсеннән тары бөртекләре, икмәк валчыклары, әллә нинди мин белмәгән кош җимнәре чыгарып, аны кошка сузды. Г.Гыйльман 2) Берәр нәрсәнең авырлыгын, катлаулылыгын яки көчлелеген, гадәттән тыш булуын билгесезлек төсмере белән белдерә торган билгесезлек алмашлыгы. Белмәссең, дөньяның әллә нинди хәлләре булыр. Г.Исхакый. Шул «береңнеке – береңдә» дигән фикер әллә нинди авырлыклардан да йолып калыр кебек тоела иде. К.Тимбикова. Гаярь шәхес калкына икән, ул, әллә нинди астыртын, мәкерле юллар белән, аның рухын кыркый, юлын кисә. В.Имамов 2. с. мәгъ. 1) Таныш булмаган, билгесез. Әллә нинди карчыклар, яшь кенә кызлар һәм зур киез итек кигән бер аксак малай, чыр-чу килеп, аларны каршы алдылар. Ә.Фәйзи. Ә гөлчәчәкләрнең ниндиләре генә юк монда – елга бер чәчәк ата торган чәнечкеле кактус дигәннәре дә, кып-кызыл роза гөлләре, ап-ак кашкарыйлар, тагы адәм баласы исемнәрен дә белмәгән әллә нинди гөлчәчәкләр. Ф.Бәйрәмова 2) Төп-төгәл, һич арттырусыз. [Азамат карт малайлары] Чәч йөртәләр, дүртесе дә мыеклы, кара җилән, яшел сатин чалбар, читек, кара кәләпүш киеп җибәрсәләр, әллә нинди укымышлыларга охшап калалар. Ә.Гаффар 3) Гаҗәп, гаҗәеп, искитәрлек. Синдә әллә нинди бер сер бар. Х.Камалов 4) Эчпошыргыч, аңлаешсыз. Дөньясы әллә нинди шунда. Ф.Сафин |