ӘЛЛӘ’ НИКАДӘР (НИКАДӘРЛЕ) а. 1. Саны, микъдары билгесез булуга ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; күпмедер. Алар ишек катында тагын әллә никадәр сөйләшеп тордылар. Р.Гали

2. рәв. мәгъ. Шактый, ярыйсы күп, байтак кына. Башта ул [Искәндәр] үзенең кайда икәнлеген төшенә алмыйча аптырап торды, шул аз гына вакыт эчендә аның тынган, саф мие төрле урыннарны уйлап, әллә никадәр эшләп алды. К.Тинчурин. Бүрегә кагылышлы әллә никадәр хәвефле хәлләр ишетеп үсте Гыйззәтуллин. М.Мәһдиев

3. с. мәгъ. Саны, микъдары күп булган, шактый ишле. Шулар өстенә, аның әнисе тагын әллә никадәр --- эшләр уйлап таба. Ф.Садриев. Моның аркасында, әллә никадәр талант гадәт илә күмелә ---. Җ.Вәлиди. Ләкин, барыбер, ревизия, килгән саен, эшеннән әллә никадәр җитешсезлек таба. В.Нуруллин. Әбүгалисина белән Әбелхарис шушы вакыт эчендә, күп тырышып, күп көч куеп, әллә никадәрле белем алдылар. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә