ӘЛЛӘ’ НИ а. 1. к. әллә нәрсә. Тавышларында әллә ни бар: куркалармы, кайгыралармы, нәрсәдәндер, кемнәндер яшерергә телиләрме? Г.Ибраһимов

2. рәв. мәгъ. 1) Бик, бигүк, артык дәрәҗәдә. Ерактан ишетелгәндәй тоелганга күрә, бу авазлар күңелне әллә ни борчымады. Ә.Мушинский. Шунлыктан, җитәкчелеккә быел Халидә апа әллә ни дәгъва да кылмады – телгә-тешкә килмичә, сүзсез генә, Фәрхәнә апага юл бирде. Н.Фәттах. --- сыйныфтагы егерме дүрт баланың унбере – әтисез. Шуңа күрә Зөһрәне әллә ни кимсетүче, кыерсытучы юк. Г.Гыйльманов. Дикопольцев акылының ниндидер яшерен күзәнәкләре белән аерымачык төшенә: теләсә нинди, хәтта әллә ни олы булмаган төзелешне җәелдереп җибәрү – гади нәрсә түгел. Г.Кашапов

2) Искитәрлек, гаҗәпкә калырлык. Әти үзе әллә ни көчле дә кеше түгел иде. Уртача буйлы, какча гына. Т.Миңнуллин. Кибеттә әллә ни товар күренми – күлмәкләр, янавычлар, күсе тәбеләре һәм балта саплары гына иде. М.Мәһдиев

3. с. мәгъ. Саны, микъдары күп булмаган, ишле, зур күләмле түгел. Мондый күзәтүләр әллә ни вакыт сорамый. Левитан. Ә инде ул морза-бәкләрнең ярлырак кардәшләре, югалтырлык әллә ни мал-мөлкәте һәм биләмәләре булмаганнары, үз диннәрендә калган, күпмедер вакытка чаклы --- вак-төяк дәүләт эшләрен үтәп килгәннәр. Л.Хәмидуллин

4. и. мәгъ. 1) Төрледән-төрле әйберләр. [Рәукыя апаның] Бер кергәндә – кулында йолкынмаган, канлы муенлы әтәч булса, икенчесендә – кар базыннан алган каймаклы сөт, әллә ничә мәртәбә казан асып, әллә ниләр пешереп бетерсә дә, ул һаман канәгать түгел, талкынган җанын эш белән тынычландырырга тели. Я.Зәнкиев

2) Әйтеп бетергесез зур эш; игътибарга алырлык, игътибар итәрлек әйбер, гаҗәеп хәл. Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Ф.Хөсни. Әллә ниләр белеп торсам да, берәүгә дә авыз ачканым юк. А.Гыйләҗев

3) Әһәмият бирерлек, игътибар итәрлек нәрсә; кыйммәтле, кирәкле әйбер. Өйне эчке яктан карау да әллә ни бирмәде. З.Фәтхетдинов. Ашыйсылар килә әлбәни, Әлбәләрне ашау – максат түгел, Бер утырулары әллә ни. Җыр

◊ Әллә ни арада к. әллә кай арада. [Әбием] Әллә ни арада гына суын ташып, әллә ни арада гына мичен тергезеп җибәрде. А.Хәсәнов. Мәктәп кыңгыравы шалтырады, һәм әле генә балалар белән тулы класс бүлмәсе әллә ни арада гына бушап та калды. Р.Фәизов. Ганиев әллә ни арада торып баскан иде инде. Ф.Садриев. Әллә нигә бер Ара-тирә, сирәк очракта. Бөтен кеше андый түгел бит. Әллә нигә берсе генә. А.Шамов. Әллә нигә бер, килешле генә итеп, Мирсәеткә аңлашылмый торган урыс сүзләре кыстырып җибәрүләрен әйтәсеңме. Р.Мөхәммәдиев. Дәфтәр бите хәтле генә газета кисәген дә Васфия апа әллә нигә бер китерә. А.Хәсәнов. Әллә ни гомер Озак, шактый, ярыйсы күп вакыт. Юлны таба алсам, кире Чүкәйгә генә кайтырмын, дип әллә ни гомер эзләп караса да, юк, тәки таба алмады Равил юл катысын. В.Нуруллин. Әллә нидә бер к. әллә нигә бер. Әнә шул бәхет чүкеченең әллә нидә бер ялгышып сугуы бер йәмсезнең – бер йәмсез белән, бер матурның да бер матур белән кавышуына сәбәп булып куя. Н.Исәнбәт. Әллә ни тора 1) Бик кадерле, бик кыйммәтле булу; 2) Авыр, мәшәкатьле, борчулы эш булу. Әллә ни түгел 1) Искитәрлек, яхшы сыйфатлы булмау, югары дәрәҗәдә булмау. Өйләренең эче әллә ни түгел. Ә.Гаффар. Өстемдәге бишмәтемнең рәте әллә ни түгел: итәк-җиң очлары чукланып беткән, терсәк турылары ямалган иде. В.Нуруллин. Әнә атаклы химик, профессор Нурый Садыйковның да русчасы әллә ни түгел. В.Нуруллин; 2) Артык мөһим, әһәмиятле булмаганда әйтелә; 3) Мәшәкать тудырмау, бик кыен булмау; 4) Ышанырлык нигез булмауны белдерә. [Хикәямнең] Басылырына өметем әллә ни түгел. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә