ӘЛЛӘ’ НӘРСӘ а. 1. Билгесез әйбергә ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; нәрсәдер, әллә ни, берәр нәрсә. Тик җиккәне – арба дисәң, арба түгел, ике тәгәрмәчле әллә нәрсә шунда. М.Хәсәнов. --- күңеле --- Фукс бакчасына тарта иде. Ләкин ул анда бармый, курка, гүя анда барса, әллә нәрсә булыр төсле иде. Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгъ. Никтер, нигәдер, ни сәбәптәндер. Ләкин кияү килер алдыннан Саҗидә, әллә нәрсә, авырып китте. Г.Исхакый. Әллә нәрсә, бик эсселәп торам мин бүген. М.Әмир 3. и. мәгъ. күпл. Юк-бар, кирәкмәс, артык әйберләр, сүзләр; имеш-мимеш. Бәлки, үги әти аңа тагын әллә нәрсәләр сөйләп бетергәндер теге чакта. Н.Дәүли ◊ Әллә нәрсә түгел к. әллә ни түгел (1 мәгъ.) – Киттек, әллә нәрсә түгел икән бу. Чытыр арба, – дип, Зәбир теш арасыннан «черт» итеп төкереп куйды. М.Галиев. Картның кигән киеме дә әллә нәрсә түгел – сырган тән җылыткыч, чалбары да калын, ботинкасын йон оекбаш белән кигән. Р.Кутуй |