Ә’ЛЛӘ-ЛӘ Ә’ЛЛӘ-ЛӘ-ЛӘ ы. 1) Шәп, әйбәт булуына ис китүне, гаҗәпләнү, соклануны белдерә; нәрсә өчен булса да мактап әйткәндә кулланыла. Кояш, югартын, боларның бөтенесенә: «Әллә-лә, нишләтте абзаң!» – дигән төсле итеп мактанып, көлеп карый. С.Җәлал. Диләрә дә чыкты чанасын өстерәп. Әллә-лә! Моңа яңа чана алганнар икән. Н.Кәримова 2) Авыртуның, сызлауның кинәт көчәюен белдерә. Әмма шул вакыт әлеге фәррашның, кереп, шау-шуны басар өчен, кулындагы пеше чыбыгы белән шәкертләр өстеннән уңлы-суллы чажлатып, селтәнеп алуы, берничә шәкертнең, «әллә-лә-лә!» дип, чын күңелдән әрнеп куюлары белән, Габдулла мәсьәләсе онытылды. Ә.Фәйзи 3) Хәлнең мөшкел булуын, авыр хәлдә калганлыкны кинәт абайлап алуны, искәрүне белдерә. Әллә-лә-лә, ике яктан да арттан төшкәннәр болай булгач [ике фланг та нык чигенгән], без «капчык» эчендә калабыз була түгелме соң?! И.Низамов 4) Күп кешеләрнең төрле тавышлар белән кычкыруларын белдерә. Килеп җитүгә, Шаһбазның мең ямаулы пычрак, ертык күлмәген салдырмыйча ук өстеннән өзгәләп, тарткалап алып бетердек тә: «Һау… әллә-лә… һау әллә-лә… әллә-лә…» – дип, уратып-уратып, суга ыргыттык. Г.Ибраһимов. Әйтеп тә бетермәдем, әллә йөз җирдән үземә каршы кычкыра башладылар. – Әллә-лә-лә! Л.Ихсанова 5) к. әллә-ли. Нигъмәтҗан, Фагыйлә басмадан төшкәндә, кызга булышмакчы булып, кулын сузды. Әмма Фагыйлә: – Әллә-лә! – дип, кулларын артка яшергәч, рәхәтләнеп көлде егет ---. М.Хуҗин |