ӘЛЛӘ’ КЕМ а. 1. Билгесез затка ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; кемдер, берәү, теләсә кем. Әллә кемнең, йомшак кына, идән буйлап атлау тавышы колакка керде. Г.Исхакый

2. и. мәгъ. 1) Җәмгыятьтә абруе, дәрәҗәсе булган, игътибарга лаеклы кеше. Ул инде Майяның күзләренә карамый да, чөнки лифтта менгәндә үк аңа үз бәясен биргән иде: үз теләгенә каршы килеп булса да, «юк, әллә кем түгел» диясе урынга, «әллә кем шул, бик әллә кем» дигән иде. Ә.Мушинский. Киеменә караганда, керүченең әллә кем булырга тиеш түгеллеге сизелә иде. С.Поварисов. «Их, азрак кына укыган булсаммы?! Чүт кенә, базар урыслары белән аяк терәп сөйләшерлек кенә урысча белсәмме, мин әллә кайларда әллә кем булып утырыр идем!» – дип җибәргәли [Гыйззәтбану түти]. Я.Зәнкиев

2) ирон. Бик шәп, зур дәрәҗәгә ия сыман кыланган кеше. --- дуамал яшьлек елларында син, үзеңне «әллә кем»гә куеп, булыр-булмас акчаңа кәеф-сафа корасың ---. Р.Батулла

◊ Әллә кем булу Үзен-үзе зурга кую, борын чөю, масаю, тәкәбберләнү. Әллә кем булып, колхоз эшенә дә чыкмыйча яткан иде. Барыбер шайтаныма да китә алмады, дип көләрләр шикелле тоела. В.Нуруллин. Унны бетерде, бүген-иртәгә армиягә китәм, дип, әллә кем булып йөри. К.Тимбикова. Әллә кемләнү к. әллә кем булу. Солдаттан инде егет бөтенләй зураеп, әллә кемләнеп кайтып керә. С.Шәмси. Әллә кем түгел 1) Кешенең абруйлы, дәрәҗәле булмавын белдерә. [Сәркәтип кыз:] Кем, дип... Миңнурый исемле яшь кенә бер кыз инде. Әллә кем түгел әле. Ф.Латыйфи; 2) Башкалардан артык аерылмый, шаккатырлык ни дә юк, мәгънәсендә. Мөдәррис, сабакташлар арасында үткенлегең белән аерылып торсаң да, буйга-сынга әллә кем түгел идең. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә