ӘЛЛӘ’ КАЯН а. 1. к. әллә кайдан. Хәбирдән телеграмма килгәч, Әхсәннең күңеле күтәрелеп китте, әллә каян яңа көч табып, дәртләнеп, ашкынып яши башлады. Н.Акмалов. Әллә каян гына чыккан җил Сәрвәрнең толымын, җилфердәтеп, егетнең коңгырт чәчләренә китереп чорнады, җил аңа чак кына хәл кертте. Я.Зәнкиев. Куе яшел агачта аларны [чыршы күркәсен] әллә каян шәйлисең. Р.Кәрами

2. рәв. мәгъ. Һич уйламаган, көтелмәгән урыннан. Инде бу адашкандыр, кайтырга юл табалмыйдыр, дип хафаланып торганда, «күк-кү» дип, әллә каян куак астыннан атылып чыгар иде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә