ӘЛЛӘ’ КАЙЧАНГЫ с. 1) Күптән булган, әллә кайчан үткән. --- күзен томалаган яшь пәрдәсе аша Вәзирә, нигәдер, әллә кайчангы бер кичне искә төшерде. Ә.Гаффар. Хәер, анысы – әллә кайчангы хәл. С.Шәрипов 2) Күптәнге, күптән белгән, якын. – Рәхим итегез, үтегез! – дип, әллә кайчангы танышын күргәндәй, ихлас елмаеп, Рәхиләгә эчкә үтәргә юл бирде. Ш.Янбаев 3) Борынгы, күптән яшәгән. Әллә кайчангы кешеләр уйлап тапкан. Т.Миңнуллин. Шулвакыт пьесада ике ана пәйда була: берсе – әллә кайчангы Болгар дәвереннән, икенчесе – крестьяннар заманыннан. Татар театры |