ӘЛЛӘ’ КАЙСЫ а. 1. 1) Кем булуы ачыкланмаган затка ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; кемдер, кайсыдыр. Әллә кайсы миңа кычкыра: – Кач! – ди. М.Әмир 2) Билгесез юнәлеш, сәбәп, чыганакка һ.б.ш.га ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; кайсыдыр. Шулай, Таһир дускай… Дөнья әллә кайсы тарафларга бөтереп җибәрмәгән булса, мин дә сезнең брамат арасында йөрер идем. Н.Акмалов. Кая ул бүгенге «дискотека» дигән, әллә кайсы чит-ят илләргә ияреп чыгарылган нәмәрсәләренә безнең чын халыкчан мәҗлесләрдәге җыр-биюләр белән тиңләшү! К.Тимбикова 2. с. мәгъ. күч. Ярамый торган, тыелган. Ул әллә кайсы төшләрдән тота. Аманулла |