ӘЛЛӘ’ КАЙДАН а. 1. 1) Эш-хәлнең кайдан икәне билгесез урыннан, ниндидер билгесез чыганактан булуына ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; кайдандыр. Тышта һаман, шаулап, яңгыр ява, әллә кайдан тирәнтен гөрләп килеп, күк күкри ---. Ш.Камал. Әллә кайдан гына – Мәскәү тарафларыннан кара болытлар йөзеп килеп чыктылар да аның якты нурлы күген караңгылык белән тутырдылар. Р.Вәли 2) Кемнәндер, теләсә кемнән, каяндыр. Бүген генә ул, яшьләребез, милли мәдәнияттән аерыла башлап, яңа форманы әллә кайдан алып кайталар. Т.Миңнуллин 2. рәв. мәгъ. 1) Бик ерактан, ерак арадан, ерактан ук. Тирә-күршеләре дә, зират яныннан үткән кебек, әллә кайдан урап узарга тырышалар иде. З.Фәтхетдинов. Вәкил айгырының тавышын әллә кайдан таный. Н.Әхмәдиев. Мисалны әллә кайдан – Каф тау артыннан эзлисе юк. С.Поварисов 2) Сизелеп, күренеп торырлык дәрәҗәдә; ап-ачык, аермачык. Теге сөйләшеп торучылар – исерекләр, әллә кайдан билгеле. Т.Миңнуллин |