ӘЛЛӘ’ КАЙДА а. 1) Эш-хәлнең ниндидер билгесез урында башкарылуына ишарәли торган билгеселек алмашлыгы; кайдадыр, кайсыдыр якта. Әллә кайларда тамчылар тама. Ә.Гаффар. Синең өчен Бәеш хәсрәте – кысыр хәсрәт кенә, бүген монда син, иртәгә – әллә кайда, арба ватылса утын, үгез үлсә ит сиңа, диләр. Г.Тавлин 2) Берәр нәрсәнең еракталыгына яки берәр вакыйганың күптән үткән булуына, хәтердә генә саклануына ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; кайчандыр. Бу хатыннар әллә кайларда торып калган тук һәм тыныч тормышның кадерле бер кисәге иде. З.Зәйнуллин |