ӘЛЛӘ’ КАЙ а. 1) к. әллә кайсы (2 мәгъ.). Чын суыклар әлегә булмаса да, төньяктан яки төньяк-көнчыгыштан исә торган җилләре, киемнең әллә кай җирләреннән үтеп кереп, туңдыра башлый. Серле сандык 2) Үзе яисә аңа ияргән сүз күплектә килеп, урыны яисә ераклыгы билгесез булуга ишарәли торган билгесезлек алмашлыгы; әллә кайдан, әллә кая. Әллә кай тирәнлекләрдән үзенә эз салып килгән су [коены җир белән тигезләп китүләрен] күтәрә алмады, кешеләргә рәнҗеп, үз юлыннан кире чигенде, еракка качты. М.Галиев. Баягы скрипка һаман моңлана, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, дулкынландыра, уеңны әллә кайларга алып китә. Р.Кәрами ◊ Әллә кай арада Бик тиз вакыт эчендә, көтмәгәндә. Әллә кай арада гына аш як бүлмәсе чүмеч-коштабактыр, комган-тагарактыр ише тормыш өчен кирәкле нәрсәләр белән тулды. Җ.Рәхимов |