ӘЛИФБА и. гар. 1) Нинди дә булса телнең язуда кабул ителгән һәм билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр системасы: алфавит. Искечә язуны – гарәп әлифбасы нигезендә язуны – ныклап таный белүчеләрдән авылда ул хәзер бердәнбер ир-ат санала иде. Н.Акмалов. Чөнки урысча нигездә төзелгән әлифба татарларга яңа гына кереп килә иде әле. Ә.Галиев 2) Хәрефләр танырга, сүзләрне кушып укырга өйрәтә торган китап, башлангыч сыйныф дәреслеге. Дөрес, ул инде эре хәрефләр белән язылган әлифбаны шактый иркен укый. Ә.Фәйзи 3) күч. Нәрсәнең дә булса нигезе, асылы; аны таный белү, өйрәнү өчен кирәк булган гади күнекмәләр. Туган якның төсле «әлифба»сын өр-яңадан мин ачам гына. Бик таныш бу көзнең «әлифба»сы – куралар да җирдә, камыллар. Э.Мостафин. [Сало] Никрутларга һаман хәрби тормыш әлифбасын өйрәтә торгандыр. З.Хөснияр. Сугыш шартлары аны лейтенант дәрәҗәсенә күтәргән, тик культура әлифбасын өйрәтмәгән. Х.Камалов |