ӘЛИФ и. гар. 1) Гарәп алфавитында беренче хәрефнең атамасы. Авыл мәдрәсәсендә «әлиф, би, ти, си»дән башлаган да, тора-бара, шундый биеккә күтәрелгәнме? Г.Бәширов 2) к. әлифба (1 мәгъ.). Бамбыр Гобәйдулла яңа әлифне танымый иде әле... З.Зәйнуллин ◊ Әлиф йоткан 1) Алфавит белгән, укый-яза алган, гомумән укымышлы. Әлиф йоткан – тилмермәс, укыган кеше хур булмас. Мәкаль; 2) мыск. Йөргәндә дә, утырганда да сыны төп-төз булган кешегә карата әйтелә. Әлифне таяк дип белми Белемсез, укый-яза белми торган, надан. Әнә әлифне таяк дип белмәгән надан Динислам улы Заһит батальон белән җитәкчелек итәр, дип кем уйлаган? М.Әмирханов. Әлифне таяктан аера алмый к. әлифне таяк дип белми Яңалифнең авырлыгы турындагы фикерне ул кемнәндер ишеткән булырга тиеш, әлифне таяктан аера алмаган кешегә башкача ул кайдан килсен? Г.Тавлин. Әлиф яту Берсенә-берсе арка белән тезелеп яту. Әлиф яткач, урын киңәйде, теге алты малай да арага сыйдылар. Г.Ибраһимов |