ӘЛҖЕ’-МӨЛҖЕ с. Нинди дә булса психологик яки физиологик хәлдән томанланган, тоныкланган. Нәҗипнең әлҗе-мөлҗе күзе урман тунаучыларның иң кайнашкан ноктасына җитте дә туктады. А.Гыйләҗев ◊ Әлҗе-мөлҗе утлар уйнау Хәлсезлектән яки башка сәбәптән, күз алдында очкынсыман утлар җемелдәү. Тәнемне таяклар белән каезлаганнармыни, сулыгып авырта, --- алдымда әлҗе-мөлҗе утлар уйный сыман. Г.Тавлин |