ӘЛЕДӘ’Н-ӘЛЕ рәв. 1) Ара-тирә, вакыты-вакыты белән. Элегрәк Дикопольцевның --- куе саргылт кашлары, әледән-әле, икесе бергә кушылып-кушылып куя иде. Г.Кашапов. Бүлмә ишеген әледән-әле ачып карыйлар, әмма, милиция кешесен күргәч, шунда ук кире ябып куялар иде. З.Фәтхетдинов 2) Вакыт-вакыт, торып-торып. Ул, әледән-әле башын күтәреп, ирен күзәтә. М.Маликова. Ул, әледән-әле, кармагын алып карады. Г.Гобәй |