Ә’ЛЕ ДӘ рәв. 1) Бүгенге көнгә, шушы вакытка кадәр, әлегәчә. «Ачлык баскан елда…» – дип, әнкәем әле дә сөйләр. Р.Идиятуллин. Мин сине бик чакырыр идем дә, син килмисең ич, әле дә чакырам, кил, алайса! М.Галиев. Андагы сыман оста җырчылар һәм биючеләр башка бер илдә дә булмаган һәм әле дә юк икән. В.Юныс

2) Һаман да, хәзер дә, хәзерге вакытта да. Аны монда әле дә беләләр. Н.Фәттах. Әле дә миңа каршы киләсеңме? Н.Исәнбәт. Әле дә исемдә: яңа гына каты сугыш булып үткән, хәрабә хәленә килгән урам буйлап пычрак сөрә-сөрә барам. А.Шамов

◊ Әле (дә) ярый Җөмләдән аңлашылган берәр нәрсәнең булуына канәгатьлек хисен белдерә. [Арбай:] Әле ярый мин туры килдем, юкса, бу хулиганнар… Т.Миңнуллин. Әле дә ярый бүре юк бу тирәдә. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә