ӘЛЕГЕ’ДӘЙ рәв. 1. 1) Әле генә, бүген, хәзер булган кебек. Әтисенең чыгып киткән көне дә әлегедәй күз алдында. Л.Гыймадиева

2) Шундый. Дөрес, син моңарчы тормыш-яшәешнең әлегедәй борылыш ясауларына әзер түгел идең. М.Хәсәнов

2. с. мәгъ. Моның ише, моңа охшаш. Әлегедәй җинаятьләр көн саен булып тора. А.Хәсәнов. Ә нигә күнекмибез соң, нигә әлегедәй үгет-нәсыйхәт безнең аңга барып җитми? И.Низамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә