ӘЛЕГЕ а. 1) Югарыда искә алынган, сөйләшүчеләргә билгеле булган, элек әйтелгән предмет һәм күренешләргә төбәп күрсәтү алмашлыгы буларак кулланыла; шул, бу, теге. Нәби Дәүли истәлекләрендә әлеге заман турында шактый тәфсилле языла. Р.Зәйдулла. P. Батулланың әлеге хакта махсус кисәтеп язган мәкаләсе бу яктан бик вакытлы чаң сугу буларак кабул ителгән иде. Ф.Галимуллин. Фарукҗан, мондый тынычландырудан соң да, пуля белән маузерны күздән кичерү уеннан сүрелмәде, тик әлеге үтенечен яңадан кабатлаудан тыелды. Т.Әйди. Шул чактан калган икән ул аның әлеге гадәте. Р.Әхмәтҗанов

2) Иң якын арага ишарәләп күрсәтү алмашлыгы буларак кулланыла; хәзерге; шушы. Узган гасырның 20 нче еллар азагында ук башланган шушы күренеш әлеге замангача шулай дәвам итте. Ф.Фәтхи. Билгеле, әлеге вакыт эчендә төрле чорлар булып, театрның бер урында таптану, эзләнүләр, саегу, хәтта ирешкән позицияләрен югалту кебек вакытларны кичерүен беләбез. Ә.Закирҗанов

◊ Әлеге дә баягы Һаман кабатланган, һаман да шул. – Ничек? Ул «һавада йөрү» дигәннәре нәрсә тагы? – дип, әлеге дә баягы, Гаташ өлгерлек күрсәтте. Р.Мөхәммәдиев. Әмирхан авызыннан ишетелгән, әлеге дә баягы, сәер шикаять турындагы сүз --- ниндидер шом уяткан иде аның [Әхсәннең] күңелендә. Н.Акмалов. Әлеге-баягы сөйл. к. әлеге дә баягы. Җайлап кына машинасыннан чыгып, капотын күтәрде дә, әлеге-баягы, бензин насосының «колагын» селкеткәләде. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә