ӘЛЕГӘ рәв. 1) Хәзерге вакытта, әле. Эш күләме әлегә, Чаллыярдагы белән чагыштырганда, гел юк тирәсендә. Г.Кашапов. Багатыр әлегә өченче булып килә. М.Хәбибуллин

2) Хәзергә, вакытлыча. «Минем эш түгел», – дип, әлегә тана, шайтан. Ф.Сафин. Ачуланма, әти, әлегә сиңа әйтә алмыйм. Г.Каюмов

3) Моңарчы, моңа кадәр. Барысы да ул уйлаганча бара иде әлегә. М.Хәбибуллин. Абзар-курага, мал-туарга әлегә тимәгәннәр. М.Хуҗин. Бер генә легендада, бер генә сүзлектә дә бу исемгә әлегә аңлатма табылганы юк... М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә