ӘЛВИДАГ и. гар. 1) дини Уразаның соңгы көннәрендәге кичке мәҗлес һәм шунда әйтелә торган мөнәҗәт (изге рамазан ае белән саубуллашу буларак). Рамазан ае кичләрендә ул малай, мәчет манарасына менеп, яшь егетләр белән, сузып-сузып, «әлвидаг» көйләде. Г.Бәширов. Манара башыннан «әлвидаг» көенә бөтен авылга җыр таралды. М.Мәһдиев

2) этн. Мишәрләрнең кайбер төркемнәрендә: кызның, кияү йортына күчкәндә, ата-анасы белән хушлашу җыры

3) иск. кит. Мәңгегә аерылу; мәңгегә аерылганда әйтелә торган хушлашу сүзе; хуш, сау бул



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә