ӘЛБӘ и. гар. Кыздырылган онга бал, май кушып болгатып әзерләнгән чәй ризыгы. Кеше белән бер казаннан мин, итле аш түгел, әлбә ашап торырга да риза түгел. М.Гали. Әлбә югары сортлы бодай оныннан пешерелә. Татар халык ашлары

◊ Әлбә ашадыңмы әллә? Тәмле ризык ашап, әллә телеңне йоттыңмы, дигән мәгънәдә, эндәшмичә янда торган кешегә карата әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә