ӘЛӘМ и. гар. 1) к. байрак. Күп тә үтми, олы тугайлыкта мәйдан булдырылды, урта бер төбәккә колга кадалды. Болгарның зәңгәр төстәге әләме эленде. М.Хәбибуллин. Ширәмәтовлар йортының ташландык коесында җил елый, ә төсе уңган кызыл әләм, шуны котыртып, шапы-шопы кул чаба. Ә.Гаффар 2) Байрак шикелле дулкынланып, җилфердәп торган берәр нәрсәгә ишарәләп әйтелә. Арырак – шәһәр читендәрәк – ниндидер торбалардан чыккан ялкын кызыл әләм булып тирбәлә. Н.Хәсәнов |