ӘЛӘКЧЕ и. 1. Кеше өстеннән сөйләп йөрүче, әләк белән шөгыльләнүче кеше. Үз иптәшләре дә яратмый әләкчеләрне. З.Хөснияр. Бариевич елак һәм әләкче иде, хәзер тавышы көрәйде, сүзләре бөердән генә чыга. А.Гыйләҗев. Алар карьеристлар һәм әләкчеләр, һәртөрле җинаятьчеләр өчен уңай шартлар, җирлек тудырдылар. Н.Гамбәр

2. с. мәгъ. к. әләкчел. Үз-үзен саткан әләкче колда Иман да булмый, намус та. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә