ӘЛӘКЛӘШҮ ф. 1) к. әләкләү (1 мәгъ.). Бик кызса да, өлкә җитәкчеләренә әләкләшеп, [Заманов] үзенең абруен төшерәсе килмәде. Ф.Сафин. Әләкләшеп, иптәшләре өстеннән язганы өчен, моны укудан куып чыгарганнар. Т.Миңнуллин 2) Бер-берсеннән зарланып, кемгә дә булса сөйләү, әйтү, сүз җиткерү. Уенга мавыккан балалары, аны күргәч, шундук янына йөгереп килеп, бер-берсен әләкләшергә тотынды. Т.Әйди Әләкләшә бирү Бернәрсәгә карамыйча, әләкләшүен дәвам итү Әләкләшә башлау Әләкләшергә тотыну Әләкләшеп йөрү Әле – берсенә, әле икенчесенә әләкләү. Заһидә апа белән әйткәләштек. Үзе әнә әләкләшеп йөргән юк-барны... Н.Фәттах Әләкләшеп тору Гел, һәрвакыт, даими рәвештә әләкләшү |