ӘЛӘКЛӘ’Ү ф. 1) Оешма җитәкчеләренә, югары органнарга, берәр кешене нәрсәдә булса да гаепләп, яла ягып, яшертен хәбәр җиткерү, сүз сөйләү; донос ясау. Әмма кемдер --- түбәнлекләргә дә бара, сата, «гаебеңне» табып әләкли. Н.Хәсәнов

2) Берәр нәрсә турында кемгә дә булса әйтү, аның эшен фаш итү. Класста һәм мәктәптә булган хәлләрне минем өйдә сөйләгәнем юк. Сөйләсәм, әләкләү була бит ул. Г.Тавлин. Хәзер инде каенесе, шөбһәләнсә дә, абыйсына аны әләкли алмаячак иде. Т.Әйди. Кибетче Зәйнәп, берне – биш, койрыгы белән куш итеп, кибеттә очрашуларын, үтә ямьсез итеп, Ихласка әләкләгән иде инде. А.Гыйләҗев

Әләкләп алу Кыска гына итеп әләкләү, әләкләргә өлгерү

Әләкләп бару Һәрберсен, һәр очракны даими әләкләү. Нинди булсын, менә шушында синең соңгы ризыгыңны бүлешеп ашап, аннан соң син сөйләгән бөтен нәрсәне начальникларга әләкләп барулар. К.Булатова

Әләкләп йөрү Бертуктаусыз, барысына да әләкләү. Бер хатын әләкләп йөргән иде, нәчәлник аны эштән үз теләге белән китәргә мәҗбүр итте. Х.Камалов. Шул чөгендерен колхозга илтеп аудартып, [җиңгәчәй] идарәгә әләкләп йөрде. Ф.Садриев

Әләкләп тору Һәрвакыт, гел әләкләү. [Барсуков:] Күрмисеңмени? Лохмачев безнең һәр адымыбызны, һәр әйткән сүзебезне, түкми-чәчми, капитанга әләкләп тора. М.Юныс. Кыямәт көнендә, фәрештәләр сорау алганда, өстеңнән әләкләп торалар икән алар. К.Кәримов

Әләкләп чыгу Һәрберсенә әләкләү; берсен дә калдырмыйча, һәрберсен әләкләү

Әләкли башлау Әләкләргә тотыну. [Вафа] – Пешекче хатын чүлмәк ватты, – дип әләкли башлады. М.Галәү

Әләкли бирү Әләкләвен дәвам итү

Әләкли төшү Тагын да әләкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә