ӘКРЕНЛӘ’Ү ф. сир. 1. к. әкренәю. [Сабит] Чишмә авызыннан эчәргә теләп иелсә, аның сулышы тиюгә, су тибеше әкренли, юынырга керешсә, тына, туктала. А.Гыйләҗев

2. әкренләп рәв. мәгъ. 1) Тизлекне, темпны яки тавышны аз-азлап әкренәйтә барып, озакка сузып. Хор әкренләп туктала. Һ.Такташ

2) Кабаланмыйча, ашыкмыйча; җай гына. Әкренләп кенә аның янына кешеләр җыела башлады. Ш.Усманов. Шулай итеп, бераз яткач, без, көтүне ерак түгел бер күлгә алып китеп су эчертәбез дә күл кырыенда бераз туплап тотып, әкренләп, авылга таба кайтырга чыгабыз. М.Гали. Шул, егетем, теләгең булса, өйрән – әкренләп, барысын да төшендереп бирермен. Г.Әпсәләмов

3) Әкренлек белән, эзлекле рәвештә көчәя барып. Ул шулай күңелем бозларын эретте, әкренләп, оялу-тарсынуларымны оныттырды. М.Маликова. Байназар, менә шулай, әкренләп, күккә – бердәнбер ышаныч булырлык изге затка, үзе генә күзаллаган газиз рухка табына башлады. М.Әмирханов. Ләкин тормыш аның фикерләренә, әкренләп, төзәтмәләр кертә башлады. Ф.Садриев. Өйгә, әкренләп, караңгы иңде. С.Хафизов

4) Талгын, салмак кына. Кар һаман әкренләп ява. Ш.Камал

5) Алдан, җай гына, аз-маз. Безнең геройлар әкренләп юлга әзерләнә башладылар. Р.Мөхәммәдиев

6) Белгертмичә, сиздермичә; әкрен-әкрен. Шунлыктан иң элек – Гыйльмулла, аның артыннан Сәхип белән Фәрхи карчык, әкренләп, бер-бер артлы, тавышсыз-тынсыз гына, өстәл яныннан шудылар. Ш.Камал. Безнең көннәр киеренке хезмәт белән әкренләп үтә тора. Җ.Тәрҗеманов

7) Ипләп, җайлап; йомшак итеп, тыныч кына. Талаштан кызарган Хәйдәр аңа таба борылды, татарча әкренләп әйтте. Г.Ибраһимов

8) Ашыкмыйча, асылын аңлап, җаена-рәтенә төшенеп. Сез, яшьләр, әкренләп өйрәнегез. Т.Гыйззәт

9) Күпмедер вакыттан соң, вакыт үтү белән. Әкренләп, кыз үз күңеленә дә егетнең бик якын булып китүен тоя башлады. М.Маликова. Ләкин йөзе шундый тыныч күренсә дә, аның да күңелен борчыган уйлар булган икән, әкренләп кенә әйтә башлады ул аларны. М.Әмир. Ул шулай, әкренләп, телдән төште. К.Нәҗми. – Нәрсә соң бу? – дип уйлыйм мин, акылымны җыярга тырышып һәм булып узган вакыйгаларны әкренләп-әкренләп хәтерли башлыйм. А.Расих

10) Хәл-әхвәл, сәламәтлек сорашып исәнләшкәндә, кыска җавап буларак кулланыла: бер көе, үз җае белән, ярыйсы. – Хәлләр ничек? – Әкренләп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә