ӘКРЕНЛӘТҮ ф. к. әкренәйтү. Ул минем белән тиңләште, мин бер дә аңар карамыйча, аны алдан җибәрер өчен, йөрешне азрак әкренләткән идем. Ш.Камал Әкренләтә бару Аз-азлап, акрынлап әкренләтү Әкренләтә башлау Әкренләтергә тотыну Әкренләтә төшү к. әкренәйтә төшү. Мин укуымны әкренләтә төштем. М.Гали |