ӘКРЕНӘЮ ф. 1) Хәрәкәт тизлеге кимү. Юл озын, эңгер-меңгер, --- ат пошкырып ала да таучыкларда әкренәя, менеп җиткәч, куалаганны да көтеп тормыйча, иңен уңайтып юыртып китә. Я.Зәнкиев. Бер үрле җирдә, юл борылып, машиналарның тизлеге әкренәйгән урында, засадага яттык. З.Зәйнуллин. Пароходның барышы әкренәйде. К.Нәҗми. Машина бу юлы да туктамады, ләкин бик әкренәйде. Г.Гобәй

2) Нинди дә булса берәр нәрсәнең темпы, ритм интенсивлыгы кимү. --- ә давыл артыннан килгән бәрәкәтле яңгыр, тәүлек буена, бер әкренәеп, бер шәбәеп, туры гына яуды да яуды. Ә.Еники

3) Нәрсәнең дә булса тавышы кимү, чак кына ишетелерлек хәлгә килү, тынычлана төшү. Күк күкрәү әкренәя. Һ.Такташ. Ләкин Имәлинең тавышы әкренәймәде, ---. М.Әмир. Кәүсә эченнән, бер көчәеп, бер әкренәеп, тонык кына гүләү ишетелә иде. Ф.Шәфигуллин

4) Азаю, саны кимү. Кичкә таба эшелоннар килү әкренәйде. Ш.Усманов

5) Вакыт сузылу, озак кебек тоелу. Фидаяның күз алдында бу минут әкренәйде, сузылды кебек: «Әти-и!..» М.Маликова

Әкренәеп алу Кыска вакытка, бераз гына әкренәю

Әкренәеп бару Аз-азлап, акрынлап әкренәю

Әкренәеп бетү Ахыр чиккә җитеп әкренәю; тәмам әкренәю

Әкренәеп калу Ниндидер сәбәптән, мизгелдән, күпмедер вакыттан соң әкренәю

Әкренәеп килү Аз-азлап, акрынлап әкренәю. Кинәт ул вакытның аз калуын, йөрәктәге тойгыларны тел белән сөйләп өлгерергә мөмкин түгеллеген, разъездга туктарга дип, әкренәеп килгән тәгәрмәчләрнең моңа мөмкинлек бирмәүләрен аңлады. Һ.Такташ

Әкренәеп китү Кинәт әкренәю. Тик пулемётны җыюга килеп җиткәч кенә, эш әкренәеп китте. Г.Гобәй. Аның адымнары әкренәеп китте, йөзенә гамьсезлек билгесе чыкты. М.Юныс

Әкренәеп кую Кыска вакыт эчендә, кинәт әкренәю

Әкренәеп тору 1) Соңгы вакытта, бераз, берникадәр әкренәю

2) Әлегә, вакытлыча әкренәю

Әкренәя башлау Әкренәергә керешү, әкренәюе сизелү. Шулай да үргә каршы йөгерү җиңел булмады. Йөрәкләр ешрак типте, куллар ныграк селтәнде, адымнар әкренәя башлады. Н.Фәттах

Әкренәя бару к. әкренәеп бару. Зыятдин бабайның тавышы сөйләгән саен әкренәя барып, озакламый ул бөтенләй пышылдауга күчте. Р.Вәлиев

Әкренәя төшү Бераз, беркадәр әкренәю. Буран – чак кына басыла, җил чак кына әкренәя төшкән кебек. Г.Әпсәләмов. Әз генә әкренәя төшеп, Гөлсем апаны читләтеп үтә башлады. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә