ӘКРЕНӘЙТҮ ф. 1) Хәрәкәт тизлеген киметү. Бер сәгать чамасы бик кызу барганнан соң, төркем адымын әкренәйтте. Т.Әйди. Хәтта чылтырап аккан чишмә дә үзенең агышын әкренәйткән кебек. Г.Әпсәләмов. Порт каршысындагы рейдка җиткәч, пароход баруын әкренәйтә, кемнедер чакырып, басынкы тавыш белән гудок бирә. М.Юныс 2) Нәрсәнең дә булса хәрәкәт көчен киметү, азайту, кысу. Cy кайнап чыккач, утны әкренәйтеп, тагын 10 минут пешерәбез. Файдалы киңәшләр 3) Нәрсәнең дә булса тавышын бераз киметү, баса, киметә төшү. Галәви гармунын әкренәйтте. М.Гали 4) Йомшак тавыш белән, ярым пышылдауга якын итеп сөйләү. Укытучы тавышын әкренәйтә, пауза ясый. З.Хисамов. Овчинников шуннан соң тавышын әкренәйтте. Н.Акмалов. – Тукта әле, – диде Гаяз, тавышын әкренәйтеп, миңа якын килде, – нигә соң син мине һаман үләргә тиеш итеп кенә саныйсың? М.Әмир Әкренәйтә бару к. әкренәйтеп бару. Булат, машинасын әкренәйтә барып, юл читенә чыгып туктады. М.Әхмәтшина Әкренәйтә башлау Әкренәйтергә тотыну Әкренәйтә бирү Әкренәйтүне дәвам итү. Тизлекне әкренәйтә биребрәк, безнең полосага басарга маташкан «Жигули»га юл бирдең дә миңа борылдың: – Өлгермәсәм, син көтәсең инде... М.Кәбиров Әкренәйтә төшү Бераз әкренәйтү, әкренрәк итү. Ул, ирексездән, адымнарын әкренәйтә төште. Ә.Еники. – Аннан беләсеңме нәрсә, Сөембикә! – диде ул, сер әйткәндәй, тавышын әкренәйтә төшеп. – Кичә сессиядә сөйләнгән сүзләр алар, бер Нургали абыеңа гына түгел, ферманың барлык кешеләренә дә кагыла бит. Ә.Еники Әкренәйтеп алу Кыска вакытка, бераз әкренәйтү Әкренәйтеп бару Эзлекле рәвештә, акрынлап, аз-азлап әкренәйтү Әкренәйтеп кую Әкренәйгән хәлгә китерү Әкренәйтеп тору Әлегә, хәзергә әкренәйтү; вакытлыча әкренәйтү. --- сулышым кысылды, ләкин адымны әкренәйтеп тормадым, үтәр әле, дидем. Беренче тапкыр гына түгел. Ә.Еники |