ӘКРЕН рәв. 1. 1) Кечкенә тизлек белән, гадәти тизлектән түбән, сүлпән; киресе: тиз. Шул чакта район үзәге ягыннан олы юл буйлап әкрен генә килгән бер малай күренде. Г.Гобәй. Нәкъ шул вакыт юл өстендә, еракта, авылга таба кайтып килүче чаналы кеше күренде: аның аты, башын чайкый-чайкый, әкрен генә юырта иде. И.Гази. Тигез дулкыннар өстендә күтәрелгән парус илә безнең көймә әкрен генә бара. Г.Коләхмәтов. Теләк бар, сәләт тә бар, техника да бар, ә эш әкрен бара. Р.Ишморат

2) гына/генә кисәкчәсе белән килгәндә, уртачадан кимрәк булуны белдерә; ашыкмыйча, җай гына. Алай да Алтынчәч әйбер-кара алмады. Нәни күлмәкләргә сокланып карап торды да әкрен генә атлап китеп барды. М.Маликова. Пәрдә әкрен генә күтәрелә, Зур пәрдәнең ике ягында Ике тормыш күренә. Һ.Такташ

3) Талгын, салмак, җиңелчә, аз гына тирбәнеп, дулкынлангандай итеп. Тышта кырау белән капланган ботаклар әкрен генә тирбәнәләр. К.Нәҗми. Исәр-исмәс җил белән әкрен генә тузанланып, тынгысызланып торган юл да --- бу тынлыкны һәм хәрәкәтсезлекне боза алмыйлар иде. Ә.Фәйзи

4) Саклык белән. Кайткач, әкрен генә кагар идем Синең йоклап яткан тәрәзәңне. Ә.Ерикәй. Үзе авыруны торгызып, билләреннән тотып, әкрен генә шалашка кертеп салды. Г.Гобәй. Каюм, кыюлыгын җыеп, парта астыннан, алдагы малайга әкрен генә тибеп алды. Г.Гобәй

5) Сөйләгәндә, уен коралында уйнаганда, җырлаганда һ.б.да тавышның көче түбән булуын яки аз гына ишетелүен белдерә; ишетелер-ишетелмәс, тын гына. Стенадагы репродуктордан, әкрен генә, Сәйдәшнең «Шәрекъ биюе» ишетелеп торыр. А.Сафин. Ләкин Илсөяр шулхәтле әкрен әйтте, ят бабай аның сүзләрен бөтенләй ишетмәде. Г.Гобәй. Тимербулат, морҗа ышыгына утырып, әкрен генә гармун уйный башлады. К.Нәҗми

6) Тавышсыз итеп, тавыш чыгармыйча, шыпырт кына. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган. А.Алиш. Аны уятмаска теләп, әкрен генә кердем. А.Шамов

7) Озакка сузылып, озак тоелып, көттереп. Ә вакыт әкрен, авыр уза иде. А.Шамов. Минутлар бер-бер артлы әкрен генә тезелеп үттеләр. Г.Гобәй. Ләкин кыш үтте, яз җитте, төзелеш бик әкрен барды. М.Маликова. Шул рәвеш, әкрен-әкрен, гомер үтә. Ш.Бабич

8) Вакыт үткән саен аз-азлап, эзлекле рәвештә үзгәреп бара торган (гадәттә табигать күренешләре); акрын-акрын, акрынлап, салмак кына. Әкрен генә иңеп килгән тымызык язгы кич, безнең аерылышуны сизгәндәй, ничектер, аеруча моңсу, сагышлы иде. Ч.Айтматов. Үзәннәр, кырлар буенча Көз килә әкрен генә. С.Хәким. Днепр өстеннән, әкрен генә, беленер-беленмәс кенә булып, нечкә вуаль шикелле үтәли күренә торган җиңел томан күтәрелә иде. А.Шамов // Эзлекле рәвештә көчәя яки кими барып; акрын-акрын, акрынлап. Бүген ул гадәттәгедән дә хәтәррәк сөйләшә, сүзе белән кунакларын күмеп ташлап, әкрен-әкрен, үз ихтыярына буйсындыра бара иде. А.Гыйләҗев

9) Авырлык белән, начар. [Айтуганов Сәүбәновка:] Ә менә бураларда озак яткан орлык, кеше кебек үк, картая, авыруларга бирешә, әкрен үсә, гомумән дә уңышны аз бирә. Г.Ахунов

10) Кемнең дә булса кәефенә туры китереп, җайлап, ипләп, йомшак кына, әдәпле итеп. Галинур әкрен генә сүз башлады. Г.Ахунов. Рамилә әкрен генә сорады, чөнки үзе дә аңлый: егет юкка еламаган, бу мәхәббәтнең ахыры булган…. М.Маликова

2. с. мәгъ. 1) Талгын, салмак; йомшак. Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп, ай ялтырый, Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. Г.Тукай. Спасс сырты ягыннан искән төнге әкрен җил авылга болын печәннәренең хуш исләрен алып килә. Г.Әпсәләмов

2) Көчсез, зәгыйфь. Нурханова председательнең үзе хакында сүзне озайтмады, аны котырткандай, әкрен тавыш белән әйтте. М.Маликова. Арадан берсе --- әкрен генә тавыш белән җырлап җибәрде. Ә.Фәйзи

3) Тыныч, басынкы, юаш. Мәҗлестәгеләр, яше җитмешләрдән узып, зур биек маңгае тагын да зураебрак калган, калын кара кашлы, әкрен һәм сабыр холыклы әдипкә төбәлделәр. Г.Ахунов

3. ы. мәгъ. Берәр нәрсә эшләргә рөхсәт итмәгәндә, тыйганда, сак булырга үтенгәндә әйтелә. – Әни! Әкрен! Әни... – дип, Хәлим пышылдый башлады. И.Гази. Бер-ике атлауга, Алмас, колхозчыларга борылып: «Тс-с, әкрен!» – ди. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә