ӘКИЯТЧЕ и. 1) Әкиятләрне күп белүче, әкиятләр җыючы; әкиятләр сөйләүче. Карлы авылында Гарифҗан исемле әкиятче барлыгын район үзәгендә үк ишеткән идек инде. Х.Мәхмүтов. Балалар әкиятче әбигә рәхмәт әйтәләр ---. Казан утлары

2) Әкиятләр уйлап чыгаручы кеше, язучы. Бу сорауга мин Батулланың 60 яшь тулу уңаеннан уздырылган бәйрәмендә сәхнәдән Илһам Шакиров әйткән сүзләр белән җавап бирәм: «Батулланы аны, әкиятче дә, хикәяче дә, мәзәкче дә, драматург та, укытучы да, режиссёр да, диләр». Ф.Хатыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә