ӘКИЯТТӘГЕ’ЧӘ рәв. 1. Әкияттә генә була торган итеп, әкияттәге шикелле итеп. Гарәпләрдә тормышны әкияттәгечә күз алдына китерү --- бик көчле. В.Юныс

2. с. мәгъ. Әкияттәге кебек, әкияттә генә була торган. Болай да әкияттәгечә бай табынның шәптин-шәп сыйлары аның алдына куелды. Ф.Яруллин

3. хәб. функ. Әкияттәге кебек булу. Әкияттәгечә, ул «туй»да Габдрахманның авыз-борыны май булып, башкаларның «мыек очы»на һәм «ирен чите»нә генә эләкте. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә