ӘКИЯТИ с. 1) Әкияттә генә була торган, әкиятләрдәге кебек. Алдында әкияти затларга охшап басып торган ат караучыны күреп, инде аптырамады Рифкате. Г.Гыйльман. Кыяфәте белән ул бер әкияти кошка тартым. Ә.Гаффар

2) Искиткеч, гаҗәеп, тылсымлы. Әкияти бизәкләр аңа яңадан ниндидер рәхәт, бәхетле һәм бүтән чакларын исенә төшергәндәй булды. А.Сафин. Һәм шул ук мизгелдә гавамга гаҗәеп матур әкияти моң тарала. Р.Хәмид



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә