ӘКӘ’М-ТӨКӘМ и. зоол. 1) Корсагаяклылар классына караган, бик әкрен хәрәкәт итә торган каты кабырчыклы моллюск; русчасы: улитка. Алар [вак балыклар] савыт төбенә салынган ком, чуерташчыклар, әкәм-төкәм кабыклары өстеннән, нәзек сабаклы яшел үләннәр арасында ялт та йолт йөриләр. Н.Хәсәнов. Әкәм-төкәм кабырчыклары белән чуарланган сайлыкта, сызгырып, озын сыйраклы ике тәлләтәвеч йөгерешеп йөри. М.Хәсәнов 2) анат. Эчке колакта тавыш кабул итү аппараты урнашкан өлеш, спираль бормача; русчасы: улитка 3) күч. Бикләнеп, йомылып, үз дөньясында гына яшәүче кеше. Әкәм-төкәм ише, һәркайсы үз кабыгына бикләнеп яшәде, береңнеке икенчеңә артмады. Ә.Гаффар. И, мин томана да булганмын соң, таш кабыкта яткан әкәм-төкәм! Ш.Маннур |