ӘКӘМӘТ и. гар. 1. 1) Моңарчы белмәгән яки күрелмәгән нәрсә, сәер хәл. Чит илләрдә йөри-йөри бик күп әкәмәтләр күргән --- илче Феофан, гомерендә беренче тапкыр, коты алынып, чокырга үрелде. М.Хәбибуллин. Бу ниткән әкәмәт – алтмыш яшен тутырып узган, кырык ел буена колхозны җилкәсендә тарткан фронтовик Айтугановны таларга җыенабызмы? Г.Ахунов

2) Искиткеч, искитәрлек вакыйга, гаҗәп нәрсә. [Аттаукай] Җитез бер грузинның алар торагына килеп керүен һәм Кыминә әбине урлап китүен күз алдына китерә. Әкәмәт тә булыр иде соң! А.Мифтахетдинов. [Мияссәр:] Баланы, яшьләрне тәрбия итү – һай авыр, әкәмәт икән ул! А.Гыйләҗев

3) Мәзәк; кызык нәрсә, көлкеле хәл. Хафизә «чабата» көенә такмак әйтеп тора: «Тәлә-лили-тә-тә, тәлә-лили-тә-тә...» Класс моңа күнеккән инде. Адгамов абый гына бу әкәмәткә исе китеп карап тора... Т.Мөбарәков

2. с. мәгъ. 1) Искиткеч, гаҗәп. Гомер бакый кешеләрнең өннәрендә түгел, төшләрендә дә күрмәгән бу әкәмәт мәшәкатьтән читтә, калса да, бер Әмин генә калгандыр. Җ.Рәхимов. Ул белә: авылның әкәмәт бер гадәте бар, күпертергә ярата авыл – икәүдән-икәү сөйләшеп торсаң, «үбешеп тордылар» ди авыл, тол хатынга кереп, чәй эчеп чыксаң, «кунып калды» дип сөйли. Г.Ахунов

2) Көтелмәгән, уйламаган; ят. [Зәйтүнә] Документларын алырга дип, кабул итү комиссиясенә барса, әкәмәт хәл килеп чыкты. Ф.Гыйльми. Силос, печән төягән йөк машиналарына, «Беларусь» тракторларына ияләнгән сыерларның мондый әкәмәт нәмәрсәне бөтенләй күргәннәре юк иде, шуңа күрә аны тансык иттеләр, иснәп, ялап карарга ымсындылар. Ф.Гыйльми

3) Башкалардан аерылып торган, үзенә күрә аерым бер төрле, гаҗәеп, мәзәкчән. – Кызык. Кара әле син аны, әкәмәт егет икәнсең бит син дә… – дип кенә чикләнде. Р.Мөхәммәдиев. [Лаборант кыз:] Әкәмәт сәер кеше икәнсез, абый! Ничек инде без көн дә саен агылып торган биш йөз олауның пробасын саклап асрый алыйк, ди? Г.Ахунов

4) Кыяфәте, формасы гадәти булмаган, үзенчәлекле. Укытучыны тыңлыйм, күктә йөзгән әкәмәт болытларны күзәтәм. Җ.Тәрҗеманов. Матур саплы пәкеләр, портсигарлар, зажигалкалар, мундштуклар, бизәнү әйберләре – әллә нинди әкәмәт нәрсәләр ясыйлар иде алар. М.Юныс. Ә океан тирәнлекләрендә --- кальмарлар, креветкаларның кайбер төрләре, әкәмәт формалы балыклар яши. Табигать белеме

3. рәв. мәгъ. Бик нык, әйтеп бетергесез. Әкәмәт зур чүмечләрдән чәчрәп торган кайнар, сыек металл агыздылар. Н.Фәттах. Миңнурыйга әкәмәт шәп туй күлмәге таптым. Ф.Латыйфи. Әкәмәт үткер бу җавапны ишеткәч, ирексездән, Рудольф көлеп җибәрде. Р.Вәли

4. ы. мәгъ. Гаҗәпләнүне, сәерсенүне, аптырап калуны белдерү өчен кулланыла. Ни сәбәптер, ни өметтер, картларның да кызларга матур күренәсе килә бит, әкәмәт. Ш.Галиев

◊ Әкәмәт капчыгы Төрле кызык хикмәтләр корып, мәзәкләр сөйләп йөрүче, үзенең сәерлеге белән танылган кеше. Әкәмәткә калу Көтелмәгән, көлкеле хәлгә калу. Әкәмәт төенчеге к. әкәмәт капчыгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә