ӘКӘЛӘ и. фар. 1) Озынчарак чикләвек; имән чикләвеге. – Бер мин генә имән әкәләсе ашап йөрмәдем инде... М.Галәү. Әкәлә җыюдан башы чыкмас! Р.Батулла. «Имәндә икән әкәлә!» – дип уйлап куйдым мин. Р.Гаязетдин 2) Ылыслы агачларның озынча җимешлеге; күркә. «Әкәлә» – нарат күркәсе, чикләвек агачы бөресенә дә, «әкәлә» дип, керәшен татарлары телендә әйтелә. Р.Батулла |