ӘЙТҮ ф. 1) Уй-фикер, хис-тойгы, кичерешләрне сөйләп белдерү; сөйләү. Бу юлы да җикеренеп, ачуланып түгел, бик якын кешесенә яхшы киңәш биргәндәй әйтте [көймәче]. З.Хөснияр

2) Бәян итү, тәгъбирләү; хәбәрне язма яки басма рәвештә белдерү. Китап әйтә, аның һәрбер көнендә җитмеш мең хасият бар, ди. Ш.Камал. Егерме бишләреннән соң почтага ешрак кергәләп йөр: кайчан Ферганәгә киләсемне һәм кая тукталасымны әйтеп, телеграмма сугармын. В.Нуруллин

3) Кемнең дә булса сәламен, үтенечен, йомышын яки әмерен тәгаенләнгән иясенә икенче берәү аша тапшыру. Ә сез барыгыз, бар, егетләр, Шаһгәрәй абзыйга сәлам әйтерсез. Г.Гобәй. [Шәмсия:] Улым Шәүкәт, Гөлшатларны күреп әйтерсең, самавырым өлгерде, чәйгә кайтсыннар. Т.Гыйззәт. [Әхмәт:] Зинһар, тагын, алай булса, баеңа барып, тагын бер мәртәбә минем сүзләремне әйтеп, ялынып сорап кара. Г.Камал

4) Берәр нәрсә турында аңлату, өйрәтү

5) Нәрсәнең дә булса билгесенә яки сыйфатына нигезләнеп, берәр нәрсәне ачыклау, аңлау; шулар буенча нәтиҗә ясау яки фаразлау. Сентябрь урталарында яңгыр да яварга тиеш: сынамышлар шуны әйтә. Г.Ахунов

6) Дини текстларны көйләп уку. Иң ахырда, [картларның] дүртесе кабернең дүрт почмагына чүгәләп, салават әйтте. Ф.Садриев. Мәзин иртә намазына азан әйтергә яңа гына манарага чыккан иде. Г.Ибраһимов

7) Шигъри әсәрне көйгә салып сөйләү яки яттан уку. Рамазан ае кичләрендә ул малай, мәчет манарасына менеп, яшь егетләр белән, сузып-сузып, «әлвидаг» көйләде, мәдрәсәдә кичләрен, хәлфә абзый кайтып киткәч, «Сак-Сок» бәетен әйтте. Г.Бәширов. Арадан берсе: «Сираҗетдин, Әхмәдулла! Әйдә, гармун илә скрипканы парлап уйнагыз әле, без сугыш бәетен әйтәбез», – диде. Ш.Мөхәммәдев // Җырлау. Нәҗип, өзеп-өзеп, бер җыр әйтте: «Ай-һай, дөнья… Шушы яшьләремә җитеп, ни рәхәт күрдем синнән?!» А.Гыйләҗев

8) -ырга/-ергә формасындагы фигыльләрдән соң килгәндә: нәрсә дә булса эшләргә талпыну, маташу, тырышып карау // Нәрсәгә дә булса теләк белдерү, ниятләү

9) Әләкләү, кемнеңдер өстеннән сөйләү. Синең урында булсам, бер сәгать тормый, барып әйтер идем мин. А.Шамов. Шаһгәрәй абзый үзе әнигә кереп әйткән бит. Г.Гобәй

10) Җиткерү, сөйләп бирү. Өчесенең дә күңеленә бик тирән сеңеп калды: ни генә булса да, командирларга әйтү ярамый икән. З.Хөснияр. Арадагы илче Айбала боларның барын да кызга шул көндә үк әйткән иде. Г.Ибраһимов

11) Юнәлеш килешендәге исемнәр белән килгәндә: кая да булса барырга сорау, үтенү; чакыру, өндәү. Имеш, Әүхәт әниле-кызлы яшәгән Әсма белән Бикәгә эшкә әйтергә тиеш. Ф.Сафин. Походка әйтү

12) Халык алдында чыгыш ясау. Остазларына ияреп, Гафур да, Заһит та тост әйттеләр. М.Әмирханов. Аннары Әхнәф Иреккә тост әйтергә кушты. Ф.Садриев

13) Игълан итү. Судья хөкемне әйтте

14) Гадәттә күплек сан кушымчалары белән килгәндә: кешеләрдә фикер булу, хәбәр йөрү; шулай сөйләү, шулай дию. Әти, колхоз быел йөзәр пот ала, дип әйтәләр. Ф.Бурнаш. Җете кызыл тиз уңа, дип, белеп әйткәннәр икән. В.Нуруллин

15) Чыганагын сөйләүче үзе төгәл белмичә, кешедән ишеткән сүзне җиткергәндә, еш кулланыла торган гыйбарәләрне кабатлаганда яки расланмаган сүз, имеш-мимеш сөйләгәндә кулланыла. --- ул [авыл] XVII гасыр ахырында оешкан булырга тиеш. Аны Алпар исемле кеше нигезләгән. Алпарны, морза булган, дип тә әйтәләр. Ф.Гарипова. Ходай язмаган эш булмас, сабырлык – сары алтын, дип әйтәләр бит. С.Поварисов. Шулар арасында, --- Солтан абзый кәләпүшен култык астына кыстырып кына хезмәт итте, дип әйтәләр. Ш.Мөхәммәдев

16) Кемне яки нәрсәне дә булса башка исем, башка сүз белән атауны, йөртүне белдерә. [Сәмитне] «Саескан» дип белеп әйткәннәр. Р.Низамиев. Шуңа күрә монда самавырны «куйдым» дип әйтәсе урынга «астым» дип сөйлиләр. Ә.Фәйзи

17) күч. Нәрсә дә булса хис-тойгыларга тәэсир итеп, хәтерне уяту, искә төшерү. Бу исем безгә күп нәрсә турында әйтә

◊ Әйтә алу Белү, хәбәрдар булу. Бер дә әйтә алмыйм шул, наным. В.Нуруллин. Әйтәсе дә түгел к. әйтәсе дә юк. Әйтәсе дә юк, әйтеп тә торасы юк 1) Сөйләүченең сүзе, фикере белән тулысынча килешүне белдерә. Әйтәсе дә юк, карап торырга бик шәпләр. Ә.Еники; 2) Берәр нәрсәнең булуына, эшләнүенә өмет булмаганда әйтелә. Әйтеп тә торасы юк, ул бүген барыбер килми; 3) Берәр нәрсә турында, артык сүз сөйләп торуның кирәге юк, дигән мәгънәне аңлата. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын да килә алмады – кузгалып китү белән мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар. Г.Ибраһимов. Әйтәсең бармы к. әйтмә инде. – Чөй өстенә тукмак дигәндәй, ичмаса, Гөлниса киленнең дә сәламәтлеге чамалы. – Әйтәсең бармы. М.Хәсәнов. Әйт дигәнче тайт Әйтеп бетергәнче әзер дә булу. Әйтеп, адәм ышанмас Әйтеп, кеше ышанырлык түгел, бик сирәк, гаҗәп хәл. Читек балтырында – кырык тугыз мең, диген, ә? Әйтеп, адәм ышанмас. Г.Камал. Әйтеп бетергесез, әйтеп биргесез 1) Ниндидер нәрсә турындагы уй-фикерләрне, хис-тойгыларны сүз белән генә аңлатып, телдән әйтеп бирә алмауны белдерә. Зәгыйфь кулларында алманың авырлыгын тою, аның татлы исен иснәү әйтеп бетергесез рәхәт иде. А.Сафин. Күңел тетрәткеч хикәя. Укып чыккач, миндә тел белән әйтеп биргесез авыр уйлар кузгалды. Җ.Тәрҗеманов; 2) Бик күп, чамадан тыш, чиксез зур. Элекке ышанулар белән хәзерге ышанулар арасында аерма – әйтеп бетергесез. Н.Кәримова. Әйтеп үтәргә кирәк Сөйләмдә әйтеләсе сүзгә фикерне юнәлтү, игътибарны көчәйтү өчен кулланыла. Бу чуар публиканың тагын бер характерлы ягын әйтеп үтәргә кирәк: анда күпчелек – кыз-хатыннар. Г.Гобәй. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, утыз җиденче елда бу китапларны Татарстан китапханәләреннән җыеп алдылар. Ә.Галиев. Әйтергә генә ансат Берәр нәрсә турында сөйләгәндә, аны шулай дип әйтүе генә җиңел, чынлыкта, бу мәсьәлә – бик авыр һәм катлаулы, дигәнне аңлата. Әйтергә генә ансат: күз алдында йөгереп йөргән бала кинәт, көпә-көндез, суга чумгандай, юкка чыксын, имеш. Г.Кутуй. Әйтергә генә ансат: биш ордены, алты медале бар! З.Зәйнуллин. [Арабей:] Әйтергә генә ансат. Моннан сугышка чыгып киткәнгә илле ел тула бит. З.Зәйнуллин. Әйтергә дә түгел, әйтергә дә юк к. әйтәсе дә юк. Әйтергә йөз бармый к. әйтергә тел бармый. Әйтергә йөзем бармый, дип, җыен яланаякны ашатып ятуы – үзе җинаять! Һ.Такташ. Әйтергә тел бармый Кемгә дә булса берәр нәрсә турында әйтә алмауны белдерә (мәс., оялудан, кыенсынудан, тарсынудан, хәбәрнең авыр тәэсир итүеннән, хөрмәт йөзеннән һ.б.). Әйтер идем Билгеле бер эшне башкарып чыга алмаган кешегә ачу килгәндә, әлегә нәрсә дә булса әйтүдән тыелып торам, югыйсә, аның турында әллә нәрсәләр әйтеп ташлавым бар, дигән мәгънәдә кулланыла. Хәер, Галимулласын да әйтер идем, кеше түгел икән. Р.Газизов. Боларын да әйтер идем инде. Т.Гыйззәт. Әйткән дә юк Кем яки нәрсә турында әйтеп торуның кирәге дә юк, болай да билгеле, мәгънәсендә. Килгән кунакны әйткән дә юк, хәтта күрше-күлән генә керсә дә, йөзең якты сыман. Р.Кәрами. [Гобәй:] Киемнәрен әйткән дә юк – ефәк өстенә ефәктән киенгәннәр. З.Зәйнуллин. Ә кызлар турында әйткән дә юк: яннарыннан үткәндә, [Әнәс] ялгыш та орынмыйча яки чеметмичә үтми. В.Нуруллин. Әйтмә (дә) инде Сөйләүченең фикере белән тулысынча килешкәндә, ризалашканда әйтелә. Бер нәфесен тыя алмаган кешене аны әйтмә инде. Г.Бәширов. [Сәхибә:] И, анысын әйтмә дә инде. Без, карт, үзебез дә шулай идек бит. А.Әхмәт. Әйтмә инде, читтән караганда, ике тиен тормаслык йолкыш малай иде. Ш.Камал. Әйтмәгәнем булсын 1) Андый хәлнең моңарчы булганы юк, моннан соң да була күрмәсен, дигән мәгънәдә. Бер тапкыр, яндыргыч пуля тиеп, чабуыма ут капты, ә үзем, әйтмәгәнем булсын, һаман исән. И.Гази; 2) Мин әйткәннән, күз тиеп, начарлык килмәсен, кирегә китмәсен, мәгънәсендә. Бүген, әйтмәгәнем булсын, йөрәгем тынычланды. А.Шамов. Әйтмәс җиремнән әйтү, әйтмәс җиреңнән әйтерсең Нәрсә дә булса, нинди дә булса шартларның серне, күңелдә йөрткән уй-теләкне һ.б.ны әйтергә мәҗбүр итүе; теләмәгән килеш, шулар турында әйтергә, сөйләргә мәҗбүр булу. Әйтмәс җиремнән әйтергә туры килә ---. М.Хәсәнов. Авылга җитеп килгәндә, янә сорап куйды әти кеше. Йомшак итеп, ягымлы итеп дәште бу юлы, әйтмәс җиреңнән әйтерсең. Р.Мөхәммәдиев. Әйтсәм әйтим (инде) Моңарчы әйтмичә торган берәр нәрсә турында хәзер әйтергә мәҗбүр булу, мәгънәсен белдерә. Әйтсәм әйтим инде, мин бит үзем дә – моннан элек Нәбирәгә кармак салып караган егет. Ә.Фазылҗанов. [Шәвәлиев:] Инде әйтсәм әйтим: берәр көн занятиесеннән дә калырсың. Ф.Садриев. [Әхмәт:] Әйтсәм әйтим. Минем чын атым – Былтыр. Д.Аппакова. Әйтсәң, адәм ышанмас к. әйтеп, адәм ышанмас. Ә беркөнне, әйтсәң, адәм ышанмас, җиде төн уртасында балык ашыйсы килүдән уянып китте. М.Әмирханов. Әйттем исә кайттым Тыңлаучыга әйтелгән фикер ошамаган очракта, сүземне кире алам дигән мәгънәдә кулланыла. [Кузьмин:] Бигайбә, туган, әйттем исә кайттым. З.Садыйков. [Рухия:] Әгәр без иртәгә үк бер-беребезгә үпкәләшеп яки бөтенләй дошманлашып китсәк тә – тьфү, тьфү, алай булырга язмасын, әйттем исә кайттым!… Минем серемне саклый алырсыңмы, Равил абый? В.Нуруллин. Әйттең әле син гади с. Сөйләүченең фикере гаҗәпләндергәндә, шаккатырганда әйтелә. [Әсләф:] Әйттең әле син. Син креслога кызыкмаган берәр кешене беләсеңме?.. Д.Салихов. Әйттең сүз Сөйләүченең фикере белән риза булмаганда кулланыла. Әйттерерсең әллә ни Сөйләүченең фикеренә кискен каршы килгәндә, юк сүз сөйләмә, югыйсә әллә нәрсәләр әйтеп бетерермен, мәгънәсендә кулланыла. [Хәмдүнә:] Намус? Әйттерерсең әллә ни! Д.Салихов. Әйтүе ансат к. әйтергә генә ансат. [Батталов:] Әйтүе ансат ул, Миңзаһит Усманович. Ничә ел халык белән эшләп, нервысы калганмыни инде аның?! Ф.Садриев. Әйтүе ни тора Җөмләдән аңлашылган нәрсә турында әйтүе үзе генә дә югары бәяләнә, дигән мәгънәне белдерә. Персидәтель кияве, дип әйтүе генә ни тора бит, малай! Р.Сафин

Әйтә бару 1) Берәр нәрсә турында даими рәвештә әйтү. Куркуның моңа ни катнашы бар? Кирәкле чакта, кирәкле урында әйтә барам. Т.Миңнуллин

2) Берсе артыннан берсен әйтү; һәрберсен, булган берсен әйтү. Мәрдәнша бабай агрономлыкны мактады һәм, сүз арасында, патронны ничек ясарга икәнен, гильзага нәрсәне, ничек салырга икәнен әйтә барды. Г.Гобәй

Әйтә башлау Әйтергә тотыну, әйтергә керешү. Гозерен ялварулы сүзләр белән әйтә башлый. Х.Камалов. --- картлар тәкбир әйтә башладылар, аларның бәхилләшкән авазлары поезд тавышларын да күмеп китте. Ф.Бәйрәмова

Әйтә килү к. әйтеп килү. Мин аңа әйтә килдем: сез боларны законсыз эшлисез, дидем. Р.Ишморат

Әйтә кую к. әйтеп кую. Кайгыртучанлык күрсәтеп әйтә куйды. С.Рафиков. Сираҗи, ишектән чыкканда, итекчегә барып әйтә куйды. Г.Ибраһимов. Галәк бабай аны, башын иеп, тыңлап торды һәм, Газинур җырлап бетергәч, әйтә куйды. Г.Әпсәләмов. Ир кешеләр, дип, сузып кына әйтә куйды. Н.Дәүли

Әйтә салу сир. к. әйтеп салу. Гайрәт чәчеп әйтә салды егет: «Миннән – гөнаһ, синнән – изгелек!» С.Сөләйманова. Вәли, кулындагы картаны өләшә-өләшә, әйтә салды. Г.Ибраһимов. Бу юлы әлеге тавыш, үпкә белдергән сыман итеп, илереп әйтә салды. М.Хәсәнов

Әйтә тору 1) Даими рәвештә, һәрвакыт әйтү. [Рөстәм:] Һәр көн саен иртә белән: – Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды! – дип әйтә торды. Г.Кутуй

2) Кат-кат әйтү, әйткән өстенә әйтү; кисәтеп, берничә тапкыр әйтү. Мин шулай кычкыра торам, ә укытучым: «Авызыңны тагын да зуррак итеп ач, зуррак», – дип әйтә тора. Н.Дәүли. Әби, елан дошман була, дип әйтә торган иде. Х.Гатина. Безнең генерал әйтә торган иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә, дип... Ә.Еники

Әйтә язу Чак әйтмичә калу

Әйтеп алу Бер-ике сүз белән, кыска гына әйтү. Ничектер, тел очына килеп, быел беренче класска укырга кергән балаларның саны дүрт-биштән узмаганын әйтеп алды. Н.Акмалов. Ә сөйләшергә туры килгән чакларда инде, бик кыска-кыска гына, өзек-өзек кенә әйтеп ала. А.Шамов

Әйтеп бару 1) Рәттән, бер сүзен дә калдырмый, эзлекле рәвештә әйтү. Надан иде ул, катып калган бүкән иде. Миңа үчләшеп бәйләнгән саен, мин аңа кем икәнлеген әйтеп бара идем. Т.Миңнуллин

2) Һәр билгеле булган мәгълүматны тапшыру, даими җиткереп тору

Әйтеп бетерү 1) Уйлаганны, күңелдә булганны тулысынча әйтү. Әти бер кызса, хәтер саклыйм дип тормый, күңелендәгесен ахрынача әйтеп бетерә. Г.Тавлин. – Ярар инде, – диде Мэлс, савытын этеп куеп. – Әйтеп бетерсәм, якалап кына калмассың, дип куркам. Ф.Садриев

2) Артык, кирәкмәс сүзләр, әллә ниләр әйтү. Хуҗа тагын әллә нәрсәләр әйтеп бетерде. Янады, куркытты. Н.Дәүли

Әйтеп бирү 1) Аңлаешлы, анык, төгәл итеп әйтү, фикерне җиткерү. Уңай герой. Аның тормыш өчен, укучы өчен булган әһәмиятен, кыска гына итеп, ничек әйтеп бирергә соң? Казан утлары

2) Һичнәрсә яшермичә, ачыктан-ачык дөресен әйтү. Зәнфирә бүген хисләрен яшермичә әйтеп бирде, тәүге мәртәбә аны аркасыннан кочты, күкрәгенә кысты. Ф.Садриев. Нургали, Саҗидә җиңгәсенең шул хәлен сизгәндәй, аз гына тынып торды да туп-туры әйтеп бирде. Ә.Еники

3) Аңлату, өйрәтү, белергә ярдәм итү. Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга – һәммәсен әйтеп бирде. Г.Ибраһимов

Әйтеп җибәрү 1) Кинәт кенә кискен итеп берәр нәрсә әйтү. Кызның тиктормас теле: – Кирәгең юк! Эчәсем килми! – дип әйтеп җибәрмәсенме. Д.Аппакова. Шул минутта башыма килгән бер нәрсәне әйтеп җибәрдем. Ф.Әмирхан

2) Кемгә дә булса, сөйләмендә тоткарланып торганда, кирәкле сүзне әйтеп, фикерен дәвам итәргә булышу

3) Кем аркылы булса да әйтү, ишеттерү. Безгә әйтеп җибәрүенә караганда, Гыйлемдар үзе, иртәгә иртә белән, дәрес башланганчы ук кайтып җитәргә тиеш иде. Х.Сарьян

Әйтеп йөрү к. әйтеп чыгу (2 мәгъ.). [Авыл малайлары] «Сабир кайткан, Сабир!» – дип, бөтен авылга әйтеп йөрерләр. Н.Дәүли. Аннары үзе кебек иптәшләре белән, өйдән өйгә кереп, колхозчыларга җыелыш буласын әйтеп йөрде. Г.Әпсәләмов

Әйтеп калдыру 1) Эшләнергә тиешле эшне яки әйтеләсе сүзне кем аша булса да хәбәр итү, җиткерү

2) Үзенең милкен мирас итеп тапшыру турында васыять итү яки ни дә булса эшләү, я булмаса, эшләнү мөмкинлеген үләреннән алда әйтү. Ә Шәйхи карт, бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. М.Мәһдиев

Әйтеп калу 1) Берәр нәрсәне мөмкинлектән файдаланып, вакыт булганда яисә җае чыкканда әйтү, әйтергә өлгерү. Хатын-кызлар әнә шулай, бер-берсен бүлә-бүлә, үз карашларын әйтеп калырга ашыгалар. М.Галиев

2) Артыннан әйтү, китеп барганда әйтү. Хизбулла исә, никах укыткан кәләшеннән колак кагу хурлыгын күтәрә алмыйчамы, Идрисне күргән саен, шкаф хәтле кибетеннән башын чыгарып, берәр усал сүз әйтеп кала иде. К.Нәҗми

Әйтеп карау Әйтергә омтылу, әйтеп аңлатырга тырышу. Бер генә түгел, йөз әйтеп караган инде аңа – яхшылык белән дә, усалланып та. В.Нуруллин. Асылгәрәй карт аларга бу эшләренең дөрес түгеллеген әйтеп карады, чөнки Сталин мәкаләсендә дә колхозга көчләп кертергә кушылмаган иде. Ф.Бәйрәмова

Әйтеп килү Күптәннән, алдан ук, кат-кат әйтү. [Мәрьям:] Мин дә картка күптән әйтеп киләм инде. Ф.Әмирхан

Әйтеп китү Сүз уңаенда әйтү. Мисалга шуны әйтеп китик: Сабитның гомерендә дә төш күргәне юк, ята, мендәргә башы тиюгә йоклап китә, кай ягына ятса, шул хәлдә уяна, селкенми дә, кыймшанмый да! А.Гыйләҗев. Дөрес, шагыйрь көчкә каршы көч куелу кирәклеген әйтеп китә. Г.Нигъмәти. Парижда извозчиклар юклыгын әйтеп киттем. Г.Гобәй. Ләкин ул чакта, көн салкын булуга карамастан, күпер төбендәге Казанка бозының нигә шулай, эреп, боткага әйләнгәнен әйтеп китүне кирәк дип саныйм. В.Нуруллин

Әйтеп кую 1) Көтмәгәндә, уйламаганда яки кинәт әйтү. Гафият, ярты юлны, бер сүз дәшмичә, әллә нидә бер башын чайкаштыргалап, үзалдына сөйләнгәләп барды да кинәт әйтеп куйды. И.Гази. Кай мизгелләрдә [Хәлил абый] аерым сүзләрне кычкырып-кычкырып әйтеп куя. А.Шамов

2) Алдан әйтү; кисәтү; искәртү. [Зифа:] Кичтән әйтеп куймагач, мин белмәдем. М.Фәйзи. Бары мин сиңа алдан әйтеп куям. Ф.Әмирхан

Әйтеп салу 1) Уйлаган, кичергән, күңелдә булган нәрсәләрне турыдан-туры, ачыктан-ачык әйтү. Васильеваның өен карагач ясалган нәтиҗә турында берни дә яшермичә әйтеп салдылар. Ф.Галиев. Әле уй-хисләремне туры гына әйтеп салырга телем әйләнмәсә дә, ияреп кайтуымның тикмәгә генә түгеллеген чамалады Нәбирәм. Ә.Фазылҗанов

2) Һич уйламаганда арттырып, ялганлап әйтү, берәр нәрсәне уйламыйча әйтү. Җитмәсә, тагы аңа, ялганлап, «заводта эшлим» дип әйтеп салдым. М.Гали

Әйтеп ташлау Кинәттән яки көтмәстән әйтү, әйтелергә тиеш булмаганны ялгыш әйтү. Ярый әле, Сашаның аккордеонын алгач, моны миңа ефрейтор Кузин үзе дә сизмәстән әйтеп ташлады. Җ.Тәрҗеманов. [Ханым] Сүз югыннан – сүз, дигән шикелле: «Сезгә өстәге урыннар гына калды, монда минем ирем утыра», – дип әйтеп ташлады. З.Садыйков

Әйтеп тору 1) Әле, хәзер әйтү. Мәрдән абзый каршы әйтеп торуның файдасыз икәнен белә иде, эндәшмәде. Г.Гобәй. Сүзсез йөрәгендә күпме сагыш, борчылу таш булып ятканлыгын аның җитди, моңсу кара күзләре үк әйтеп тора иде. Ә.Еники

2) Әйтеп яздыру, язып барырлык итеп әйтү. [Сабит телефоннан Иван Иванович белән сөйләшә] Теге якта язып алырга ниятләделәр бугай, ул иҗекләп әйтеп тора башлады. А.Гыйләҗев. Мин, папирос тартмасы өстендә арлы-бирле йөренгәләп, профессорга ниләр кирәклеген әйтеп торам. А.Расих. Күктән аңа кемдер әйтеп тора да, шуны әдип кәгазьгә генә төшереп барадыр кебек. Ә.Еники

3) Берәр нәрсәне кабат-кабат әйтү. [Бәдри:] Әйтеп торам ләбаса сиңа, ут яктысында укый алмыйм, дип. М.Фәйзи. Әйтеп торам бит мин сезгә: мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Ф.Садриев

4) Әйтелгәннәргә, алдан билгеле булганга өстәп әйтү. Будкага килгәне бар… ләкин ул кадәресен әйтеп тору кирәк микән? Г.Гобәй

5) күч. Нинди дә булса берәр эшнең яки гамәлнең билгесен чагылдыру, шуның нәтиҗәсен ап-ачык итеп күрсәтү. Аның кыюлыгын, фидакярлеген түшендәге югары хөкүмәт бүләкләре – ике хәрби орден гына да әйтеп тора. Г.Тавлин. Бу исә аның озак вакыт тышта, кояшта булуы турында әйтеп тора иде. Н.Фәттах. Челтәрле тимер рәшәткәләр, биек таш коймалар, бизәкле авыр капкалар – барысы да монда эшлекле һәм мул тормышлы сәүдәгәрләр рәхәт чиккәнен әйтеп тора. Р.Кәрами

Әйтеп үтү к. әйтеп китү. Колхоз рәисе --- колхозга искиткеч зур ярдәм күрсәтүебезне әйтеп үтте, кат-кат рәхмәт белдерде. С.Хафизов. Соңга таба бер зенит пулемёты бирделәр, ул турыда бераз түбәндәрәк әйтеп үтәрмен әле. Ә.Галиев

Әйтеп чыгу 1) Башыннан ахырына кадәр әйтү, тулысынча әйтеп бетерү. – Әптелбәр, …иһиэ …иһиэ …синең …ә …ә …әтиең юк, диде миңа! – дип көчкә әйтеп чыга Габдулла, һәм күз яшьләре аны әүвәлгедән дә ныграк буалар. Ә.Фәйзи

2) Һәрберсенә, барысына да берәм-берәм әйтү

Әйтеп яту Хәзерге моментта әйтү, әйтергә кирәк табу. Бәхетенә – һава хәлен әйтеп яталар икән. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә