ӘЙТТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн к. әйтү. Хатларның мәгънәләре әйттереп яздыргандай бер иде: бик дөрес язгансыз, күптән кирәк иде. Ф.Садриев 2) сөйл. Вакытны уен-көлке белән, җырлап, биеп яисә уен коралында уйнап үткәрү; күңел ачу. Сары башлы, чыпчык борынлы бу ике кыз – икесе дә җырга бик оста булып чыктылар. Русча җырларны да күп беләләр, татарчасын да әйттерәләр генә. А.Хәсәнов. [Хәниф абый:] Җырлый да белсәң, Сабирулла, без хәзер парлап әйттерер идек. Н.Дәүли 3) күч. сөйл. Исерткеч эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа кору, типтерү. И кая ул көн, ки бездә шәп торулар бар иде. Ду китереп дөньясын тик әйттерүләр бар иде. Ш.Бабич 4) күч. гади с. Җиңел, җайлы, рәхәт тормыш итү. Үзләре халык җилкәсендә әйттереп яшиләр. Казан утлары 5) күч. этн. Ике гаиләнең ризалыгы белән, балаларны өйләндерү, кияүгә бирү турында үзара килешү; ярәшү. Ничә көннәр, ничә төннәр дигәндә үз шәһәренә кайтып җитеп, яхшы җирдән кыз әйттереп, бу да, яхшы йортлар, матур өйләр салдырып, агалары кебек рәхәт тора башлады. Әкият. Сарсынбайның туган энесе Асылжегет исемле берәүгә баладан үземне әйттергән булганнар. Г.Ибраһимов Әйттерә бару Һәрберсен, булган берсен әйттерү Әйттерә башлау Әйттерергә керешү, әйттерергә тотыну Әйттереп алу Кыска вакыт эчендә, аз гына әйттерү. Әнә куралар да өлгергән. Әйдә әле, көчеккәем, курай ясап, бер әйттереп алыйк. Р.Хафизова Әйттереп бетерү Барысын да, ахырга кадәр әйттерү. Баягынак әйттереп бетермәдең, Укмастагы батыр асты Кара чутыр Сәгъдия, дигәнием ич әле, име. Менә шул хатында икән ул куәт, гайрәт, малай! Р.Гаффар. – Уф! – диде тегүче, аның сүзен әйттереп бетермичә, – үтерәсез инде, кая, алып килдеңме? Ф.Яруллин Әйттереп җибәрү Көтмәгәндә, уйламаганда әйттерә башлау. [Сибгат:] Әйдәгез әле, килен хөрмәтенә, үз көе белән бер әйттереп җибәрегез! М.Фәйзи. Афәрин, сукыр шайтан, зирәклегеңә! Җә, берне әйттереп тә җибәр инде. Г.Камалетдинов Әйттереп йөрү Әле, хәзерге вакытта, төрле урыннарда әйттерү. Бераз колак алкасы астына чиертеп алган егетләр, җилкәләрдән кочаклашып, гармун тартып әйттереп йөриләр. Р.Зарипов Әйттереп калу Әйттерергә өлгерү. Син дә үләсе, Фазулла туган, без дә үләсе! Давай, агай-эне, бер әйттереп кал әле. Г.Бәширов Әйттереп карау 1) Әйтергә мөмкинлек бирү. Ләкин ни өчен мәкальне «динчеләр» авызыннан гына әйттереп карарга? Н.Исәнбәт 2) Әйтә белүен, әйтә алуын сынау. Бая җизни, син әйтә белмәссең, дип, мине яңадан әйттереп карап маташа. Г.Камал. Йөз меңләгән яугирне бер тынга буйсындырырдай сүз әйттереп кара – әйтә аламы?! М.Галиев 3) Җиткерү, җиткерергә тырышу. Кеше аркылы әйттереп карадым. Т.Гыйззәт Әйттереп ташлату Кирәк, тиеш булмаганны, ялгыш әйтергә мәҗбүр итү. Әй, менә бу Зиннәт абыйны! Кешенең серен әйттереп ташлатты. Ә.Фәйзи Әйттереп тору Һәрвакыт, гел әйттерү; бертуктаусыз әйттерү. Хәер, егетләр кат-кат әйттереп тормадылар, бер дә тартынмыйча гына, ханымның сыйларын «ура» башладылар. Ә.Еники. Доцент булды. Бу исемне күтәреп йөрү бик рәхәт, бик ләззәтле иде, кешеләрдән ул исемне үзенә карата гел генә әйттереп торасы килә, шуны әйтергә үзе дә җай эзли иде. М.Мәһдиев Әйттереп утыру Күпмедер вакыт әйттерү; әле, хәзер, күз алдында әйттерү. Юк, уянмый. Димәк, алар монда гармуннар белән әйттереп утырганнар да, исергәч, ятып йоклаганнар. Т.Гыйззәт Әйттереп чыгу Һәрберсенә кем аркылы булса да әйттерү Әйттереп яту Сөйләү моментында, хәзер әйттерү. Умартаның янында тыңлап тордым. Әйттереп яталар, ди, кубыз белән. Ш.Бабич |