ӘЙТКӘ’НЧӘ рәв. 1. Әйткәненә туры китереп; кемнеңдер өйрәтүе буенча, кемдер таләп иткәнчә. [Гаптерәшит:] Мин нәкъ сез әйткәнчә эшләдем. М.Фәйзи. Ул ире әйткәнчә эшләде. Ф.Садриев. Һәм шулай, хатын әйткәнчә, солы салып куйганнар. Чакма ташы

2. кер. сүз функ. Фикернең чыганагын күрсәтү өчен кулланыла. Күңел иреген яуламыйча, Мирсәй ага Әмир әйткәнчә, «мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык»та утырып калсаң, эт сикертә торган көйгә такмак язудан ары китә алмавың да бик мөмкин. М.Галиев. [Рәхим:] Ярый, алар әйткәнчә, мин ялгышканмын да, ди, шуның аркасында цехлар берничә сәгатькә туктап та торганнар, ди. Р.Ишморат. Әйткәнемчә, абыйдан безгә хат килми иде. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә