ӘЙТКӘЛӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. әйтү. Ашап туйгач, печәнчеләр урыннарыннан авыр гына кузгалдылар да, үзара бер-ике сүз әйткәләшеп, шулай ук әкрен генә, иренеп кенә таралышып та беттеләр. Н.Фәттах 2) Берәр кешенең фикере белән риза булмыйча, сүзгә килү, җиңелчә ачуланышу. Әйткәләшү озакка сузылып, татар илчеләре – тирләп, хәлсезләнеп, урыслар – тагын да катырак әйтү өчен, тын алырга туктадылар. Р.Батулла. Заһидә апа белән әйткәләштек. Үзе әнә әләкләшеп йөргән юк-барны... Н.Фәттах Әйткәләшә башлау Әйткәләшергә керешү, әйткәләшергә тотыну Әйткәләшеп алу Кыска гына вакытта, бераз гына, кинәттән әйткәләшү. Элегрәк тә бу хакта аңа Василий Михайлович белән әйткәләшеп алырга туры килгәне бар иде. Н.Фәттах. Бу ике егет, бер-берсе белән дус булуга карамастан, кайчак үзара каты гына әйткәләшеп алалар иде. А.Шамов Әйткәләшеп бетү Әйткәләшү дәрәҗәсенә җитү. Күлмәкче тәкъдим иткәннәр аңа ошамый, ул якын иткәннәрне күлмәкче кабул итми. Әйткәләшеп беттеләр. М.Әмирханов Әйткәләшеп китү Кинәт, ниндидер моменттан соң әйткәләшә башлау. Баягынак болынга барырга чыккач, алар – Җәмилә белән Сәкинә – әйткәләшеп киткәннәр. Н.Фәттах. Ул әйтә, мин уң якка утырам, ди. Мин әйтәм, мин уң якка утырам, дим. Киттек шуннан әйткәләшеп. Р.Батулла. Әле хатын белән чүт әйткәләшеп китмәдек. Казан утлары Әйткәләшеп кую Тиз һәм кыска гына арада берничә сүз әйткәләшү Әйткәләшеп тору 1) Һәрвакыт, еш әйткәләшү 2) Әле, сөйләү моментында әйткәләшү Әйткәләшеп утыру Әле, күз алдында әйткәләшү. Янәшәмдә, өч яшьләрдә генә булыр, әбисенең алдына менеп кунаклаган да бер малай чәт-чәт килеп әйткәләшеп утыра. Илһамлы каләм |