ӘЙТКӘЛӘ’Ү ф. 1) кбт. форм. к. әйтү. [Равил абыйсы] Ара-тирә, үтеп киткәндә, шаян сүзләр дә әйткәли. Ф.Гыйльми

2) Искәрмәләр, кисәтүләр ясау; үгет-нәсыйхәт бирү. [Тәслия:] Әйткәнең юк шул. Әйткәләргә кирәк. Яхшыны яманнан аера белсен. Нәрсә яраганын, нәрсә ярамаганын ишетсен. Монда аның әтисе-әнисе урынына – синең белән без ләбаса... Т.Миңнуллин

Әйткәләп алу Бераз, сирәк кенә әйткәләү. Ниндидер төзәтү ясарга кирәген күреп өлгергәннәр дә ифрат та ипле иттереп кенә әйткәләп алдылар. К.Тимбикова. – Син бит әле яшь!.. Соңыннан үкенмәссеңме?.. – дип, каты гына әйткәләп алдым. Х.Сарьян

Әйткәләп җибәрү Әйткәләп исенә төшерү, исенә төшерергә ярдәм итү. Ялгышкан җирендә әйткәләп җибәрәбез. Ф.Яруллин

Әйткәләп йөрү Еш, мөмкинлек булган саен әйткәләү. Мин, Мазлуманың әйләнә-тирәсендә тегеләй-болай әйләнгәләп, узганда-барганда сүз әйткәләп йөрдем. Г.Бәширов

Әйткәләп карау Әйтергә, җиткерергә омтылу, нинди дә булса фикерне үткәрергә тырышу. Соңгы вакытларда Җәмилә Закировна бу кешегә карата фикере үзгәрүе хакында әйткәләп караса да, ире аларны зурга алмады. М.Маликова

Әйткәләп китү Ниндидер вакыттан, моменттан соң әйткәли башлау, еш әйткәләү. Мөфти «хәзрәтләрнең бәгъзеләренә» шелтә сүзләре әйткәләп китә. М.Гайнетдинов

Әйткәләп кую Тиз һәм кыска гына арада, берничә сүз генә, ара-тирә әйткәләү. Аның сине тыңлаганда башын аска иебрәк утыруы, күзлек өстеннән генә сөзеп карап алуы, ара-тирә «әйе, эһем, әйе» дип әйткәләп куюы күпләрне каушата иде. Ә.Еники. Бары тик Гөлсем генә ара-тирә берәр сүз әйткәләп куйды да, Хәбирәттәй генә, ашын мактый-мактый, туктаусыз ашарга кыстап йөрде. Н.Фәттах

Әйткәләп ташлау Әйтелергә тиеш булмаганны ялгыш, кызып китеп әйтү. Юктан гына да кабынып китәм, әнигә дә каты-каты гына әйткәләп ташлыйм. Х.Камалов

Әйткәләп тору Һәрвакыт, гел, еш әйткәләү. – Балам, син – минем күзләрем, синсез – дөнья миңа сансыз, – дип еш әйткәләп тора. Н.Каштанов

Әйткәләп үтү Сүз уңаенда, җае туры килгәндә әйткәләү. --- форсат барында әйтеп кую яхшы булыр, дип, шигырьнең ритмик яклары турында да кайбер карашларымны әйткәләп үттем. И.Юзеев

Әйткәләп чыгу 1) Кайсыларына булса да, кайберләренә әйткәләү

2) Һәрберсенә нәрсә дә булса әйткәләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә