ӘЙТИК кер. сүз Сөйләмдә яңа мәгълүматлар, дәлилләр китергәндә, әйтеләсе сүзгә игътибарны юнәлтү, басым ясау өчен кулланыла; мисал өчен, мәсәлән, фараз иттек. Әйтик, Котбетдиннәр көрәк белән тир түгеп казыган нигезләрне, коеларны, балта белән төзегән агач йортларны бүгенге Марсельләр, ансат кына, бульдозер белән ишеп-күмеп, таш йортлар, колонкалар төзеп чыга. Д.Гыйсметдинов. Әйтик, бүгенге көндә хәл шактый әйбәт, иртәгә инде тагын да яхшырак булачак. Н.Акмалов. Нәрсә булыр, әйтик, сезгә карап, Каш ясыйбыз, дип, күзне чыгарсак? Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә