ӘЙТЕШҮ ф. 1) Үзара, бер-берсенә кара-каршы берничә сүз әйтеп алу. Сәүдә дус кызлары янына барыр, кызыкайлар, төртмә сүзләр әйтешеп, үртәшеп шау-гөр килерләр. Г.Ахунов

2) Гаепләшү, тиргәшү, ачуланышу. Ачуланышмыйлар, әйтешмиләр дә, шул ук вакытта ачылып сөйләшмиләр дә иде [каенана белән килен]. М.Маликова. Җитмәсә, кичә клубта шул хакта мактанырга, Бәшировлар белән әйтешергә туры килде. М.Фәйзи

3) Күмәк уеннарда, мәҗлесләрдә, һ.б.ш. халык җыелган урыннарда сүзгә, җырга осталыкта ярышу. Кызык та инде. Егет белән кыз булып такмак әйтешүләр җыелганнарга аеруча ошады. И.Нуруллин. Яшелчәләр турында табышмаклар әйтешү. Казан утлары

Әйтешә башлау Әйтешергә тотыну. Әле генә кайгырышып, куяннар кебек посып кына утырган бу кешеләр инде мәзәкләр дә әйтешә башладылар. Н.Дәүли

Әйтешә бирү Әйтешүен дәвам итү

Әйтешеп алу Аз гына, берничә сүз генә әйтешү. Атасы белән тагы берничә каты сүз әйтешеп алды. Г.Исхакый. Алар [егетләр-кызлар] шулай бер-берләренә төртмә сүзләр әйтешеп алдылар. Ф.Яруллин

Әйтешеп бетерү 1) Барысын да әйтү; әйтергә өлгерү. Ярты сәгать эчендә дөньядагы бөтен ямьсез сүзләрне әйтешеп бетерергә була. Т.Миңнуллин

2) күч. Авыр сүзләр әйтешү дәрәҗәсенә җитү

Әйтешеп йөрү Һәрвакыт, даими әйтешү; билгеле бер вакыт эчендә әйтешү. Ике-өч көн шулай кочаклашып, җылы сүзләр әйтешеп йөрисең дә тагын һәркайсың үз фатирыңа кайтып бикләнәсең, дигәндәй. Ф.Фаткуллин

Әйтешеп китү Кинәт, уйламастан бәхәскә керү, ниндидер бер моменттан соң әйтешә башлау. Матур гына сөйләшеп торган җирдән, Фәридә белән Мансур әйтешеп китте

Әйтешеп кую Кинәт, аз гына әйтешү. Алман әсирләре нәрсәдер әйтешеп куйдылар, капка төпләренә чыккан карт-коры намазлыкларына ныграк ябышты. Р.Гарипов

Әйтешеп ташлау Кинәт яки көтмәгәндә, уйламыйча, үзара хәтер калдырырлык итеп әйтешү. Аларның, үзара шаярышып, бер-берсенә шактый ук кыю сүзләр әйтешеп ташлаган чаклары да булмады түгел, булгалады. М.Хәсәнов

Әйтешеп тору 1) Әле, сөйләү моментында кара-каршы әйтешү; әле, хәзер бер-бере белән әйтешү

2) Һәрвакыт, әледән-әле әйтешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә