ӘЙТЕШ и. 1) Әйтү. Әллә, кызларыгыз, улларыгызны Гыйфрит харап иткән, диеп әйтеш кирәкме? Р.Батулла. Булган хәлне бер кешегә әйтеш юк. Безнең гәҗит

2) Сорау-җавап яки бәхәс рәвешендә барган ярыш (җыр, такмак, шигырь әйтеп ярышу). Тик ул вакытны бу әйтеш урам такмакларыннан торган, ә хәзер ул, Габдулла, ни әйтсәң дә, гыйлем исе иснәгән, күп китаплар укыган шәкерт... Ә.Фәйзи. Ул --- чәчән-акыннар белән әйтеш бәйгесенә төшәрлек дәрәҗәләрдә мөкәммәл рәвештә җанлы казакъ телен дә үзләштергән. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә