ӘЙТЕ’РСЕҢ (ЛӘ) терк. 1. 1) Иярчен рәвеш җөмләне баш җөмләгә ияртү өчен кулланыла; гүя, гүяки. Кыр буйлап, җәяүле буран себерелә, әйтерсең күренми чапкан аргамакның яллары дулкынлана. Г.Әпсәләмов 2) Төрле әйберләрне, күренешләрне үзара охшатып чагыштыруны белдерә; гүя, гүяки, …дай; кебек, сыман. Елга аркылы – мәһабәт озын басмалар, әйтерсең ике дәүләт чиген узасың. М.Мәһдиев 3) Эш-хәрәкәтнең үтәлү рәвешен шартлы яки якынча чамалап чагыштырганда кулланыла; …-ган (-гән) шикелле, кебек. Әйтерсең күрше авылга сабан туена бара! Г.Бәширов. Чү! Бу нәрсә? Әйтерсең лә Хәлимнең башына имән күсәге белән тондырдылар. Д.Гыйсметдинов 4) Эш-хәрәкәтнең ихтималлыгына ишарәләү өчен кулланыла. Барис, берсүзсез, барырга риза булгач, Рәшит үз комбайны өчен кинәт бөтенләй кайгырмый, борчылмый башлады, әйтерсең аның бер күз карашы гына да моторны терелтеп җибәрә алачак иде. Н.Фәттах. Әйтерсең лә менә хәзер-хәзер эшләрен бетерәчәкләр дә, маңгай тирләрен сөртеп, тынычлап, әкрен генә өйләренә кайтып китәчәкләр. И.Гази 5) Текстта күрсәтелгән эш яки хәлнең һичшиксез киресенчә эшләнгәнлеген, киресенчә булуын белдерә. [Мөһимә] Шундый шартлатып сөйли, әйтерсең лә Алтынчәчне, монда чакырып китереп, Линар белән үзе таныштырмаган, әйтерсең лә хәзерге минутта Алтынчәчнең кыяфәтен күрми, аның хәлен бөтенләй белми! М.Маликова. Искәндәр кергәндә, ул инде әйтерсең кузгалып та бакмаган, әүвәлгечә изелеп йоклый. Г.Гобәй 6) Шундый мөнәсәбәтле сүзе белән килеп, иярчен аергыч җөмләне баш җөмләгә теркәү өчен кулланыла. Шундый җаваплар бирде, әйтерсең атналар буе әзерләнгән. М.Кашапов 7) Шундый мөнәсәбәтле сүзе белән килеп, иярчен күләм җөмләне баш җөмләгә иярткәндә кулланыла. Ә күге шундый матур, шундый зәңгәр, әйтерсең Ягетнинең зәңгәр күлен алып килгәннәр дә, бик-бик югарыга менгезеп, йөзтүбән асып куйганнар. Г.Гобәй. Аның кыяфәте шундый мескен, әйтерсең күнне, Габдулла түгел, ул үзе кискәләгән. Ә.Фәйзи 8) Җөмлә башында һәм боерык фигыль белән килгәндә, субъектның кемнең дә булса уй-фикерен, ниятен белергә, чамаларга теләгәнен белдерә; дигән кебек. Әйтерсең, бу теләгенә дә ирешмәсен, аныңча булмасын әле, дип, юри минем сул кулга төзәп җибәргәннәр. Г.Бәширов 2. кис. 1) Кемнең дә булса берәр нәрсә турында әйтелгән фикеренә ышанмауны яки ышанып бетмәүне, шикләнеп карауны белдерә; имеш, янәсе. Әйтерсең полиция аңа хәбәр иткән дә, ул шуннан соң гына безне, килеп, куып чыгарган. Ә.Фәйзи 2) Реаль булмаган, чын булмаган берәр нәрсә турында юмор белән әйткәндә кулланыла; имеш, янәсе. Әйтерсең бөтен колхоз шул бер Газинурдан тора. Г.Әпсәләмов |