ӘЙТЕМ и. Мәкальдән аермалы буларак, төгәлләнгән фикер тәшкил итмәгән тотрыклы һәм, гадәттә, образлы тәгъбир. Мишәрдә бер әйтем бар: аең-көнең уртак булса да, ирең уртак булмасын, диләр. Г.Әпсәләмов. Үзенең мәгълүм әсәренә Пушкин «Береги честь смолоду» дигән әйтемне эпиграф итеп юкка гына китергәндер дисеңме? Ф.Шәфигуллин. 1880 елдан башлап, К.Насыйри татар халык авыз иҗатының төп жанрларыннан булган җырлар, мәкаль, әйтемнәр һәм бәетләрне бастырып чыгару эшенә керешә. М.Гайнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә